Рәмилнең үзен дә көлдердек
Олы Ачасыр мәдәният йортында концертлар бик еш булып тора. Авылдашлар гына түгел, Кече Шырдан, Кече Ачасыр, Бәчек халкы да бездә булган концертларны калдырмаска тырыша. Бу юлы юмор остасы Рәмил Шәрәпов төркеме концерты да уңышлы үтте. Рәмил үзенең иҗатташ дуслары - җырчылар Эльвир Солтанов, Раил Садриев, Айгөл Сәгыеваны алып килгән. Алар,...
Олы Ачасыр мәдәният йортында концертлар бик еш булып тора. Авылдашлар гына түгел, Кече Шырдан, Кече Ачасыр, Бәчек халкы да бездә булган концертларны калдырмаска тырыша. Бу юлы юмор остасы Рәмил Шәрәпов төркеме концерты да уңышлы үтте. Рәмил үзенең иҗатташ дуслары - җырчылар Эльвир Солтанов, Раил Садриев, Айгөл Сәгыеваны алып килгән. Алар, Рәмил көлдереп, эче каткан халык хәл алганда, моңлы тавышлары белән матур җырларын бүләк итте. Рәмил үзе дә бик матур җырлый икән. Башка концертлардан аермалы буларак, тамашачы белән күп аралаштылар. Рәмил үзенә багышлап шигырь язучылар арасында конкурс оештырды. Безнең халык та бик зирәк, тапкыр бит, яраткан юмористларына багышлап, әллә никадәр көлкеле такмакларны минуты белән уйлап чыгарып, Рәмилнең үзен дә көлдерделәр. Рәмил призына исә авылдашларыбыз Равил Кадыйров белән Марат Гатиятуллин лаек булды. Мин дә Шәрәповка багышлап такмак чыгардым әле.
Әй Шәрәпов, Шәрәпов,
Йөримсең каш уйнатып.
Сиңа карап көлә торгач,
Эчләрем китте катып.
Әй Шәрәпов, синең бит
Ике колак та бер каш.
Синең кашың тоташ булса,
Ә минеке Каракаш.
Әйе, минем кушаматым - Каракаш.
Кадрия Гафиятуллина.
Олы Ачасыр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев