Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Наилә апа бәхетен эштә тапты

Кырык бердә ятим калган җаннар, Ни хәл итеп сезгә булышыйм? Терелтер лә идем ирегезне - Дәва булса әгәр сулышым. Гыйззикамал апа ире Нигъмәтҗанны сугышка озатканда - итәк тулы бала белән кала. Олысы Наиләгә - җиде, ә кечкенә Ризванга бер яшь була. Аяусыз сугыш, шушы нарасыйларны ятим итә. Ачлы-туклы, ярым ялангач...

Кырык бердә ятим калган җаннар,
Ни хәл итеп сезгә булышыйм?
Терелтер лә идем ирегезне -
Дәва булса әгәр сулышым.
Гыйззикамал апа ире Нигъмәтҗанны сугышка озатканда - итәк тулы бала белән кала. Олысы Наиләгә - җиде, ә кечкенә Ризванга бер яшь була. Аяусыз сугыш, шушы нарасыйларны ятим итә. Ачлы-туклы, ярым ялангач узган сугыш еллары Наиләнең хәтерендә яхшы сакланган. Яшь аралаш өзек-өзек ачы вакыйгаларны искә алды ул. Әйе, ятимлек үзен сиздерә, әтилеләр икенче төрле киенә, ашаулары да икенче, ә үз-үзләрен тотышы бөтенләй башкача. Ә ятимнәр боек күңелле, бу табигый. Ләкин тормыш, ачлы-туклы булса да, дәвам итә. Сугыш толлары бары да бер төрле, колхоз эше, балаларны ач-ялангач итмәү белән яши. Кая анда үзең турыда кайгырту, тормышыңны яңадан үзгәртү, читтә ятып калганнарның рухына хыянәт итү дигән нәрсә, татар хатыннарына килешә торган эш түгел.
Наилә апа Имамова олы бала, җаваплылык та зурысы аның өстендә булганга аңа уку бәхете дә эләкми, эшләргә, әнигә булышырга кирәк. 15 яшеннән ул фермага эшкә килә һәм гомере терлекчелектә уза.Тормышка да Наилә апа соң гына чыга. Энесе Ризван белән бергә хезмәт иткән егет белән тормышын бәйли ул. Матур гына яшәп китәләр, егетнең туган ягы Актанышка барып яшәү урынын үзгәртәләр, тик Наиләне туган ягы, туган туфрагы тарта. Ул туган ягына кайтып урнаша. Бу вакытта инде 2 кызы була. Балаларны аякка бастырырга - яшәүнең төп кануны шушы. Наилә апа баш-аягы белән эшкә чума. Аның яратып, җаны-тәне белән бирелгән хезмәте - терлекчелек. Ихлас күңел белән карый ул хайваннарын. Хезмәтен бәяли дәүләт: күпме мактау кәгазьләре, грамоталары, медальләре. Ләкин бу эш, тормыш бит әле эштән генә тормый, табигатьнең язылмаган үз кануннары бар, нинди генә көчле булырга тырышса да, хатын-кыз яклауга, саклауга мохтаҗ зат, аның да якын кешенең аркасына сыенып яшисе килә. Тик бәхетле, парлы тормыш язмаган була Наилә апага, аларны үлем аера...
Күңелдә шундый шигырь юллары туа:
Беләм хәзер чәчләремнең нигә
Кырык тулмас борын агарганын:
Син эзләп тапмаган бәхеткәйне,
Әнкәй, бәгырем, мин дә...
табалмадым!
Наилә апада да әнисе Гыйззикамал апа язмышы, шул ук толлык.
Әмма Наилә апа бүген тыныч кына, үзенең кече кызы белән туган һәр көнгә куанып, дөньяның матурлыгына сөенеп яшәп ята. Үзе тәрбияләп, укытып үстергән оныгының язмышы өчен дә борчылып та, куанып та яши ул. Тормышның куанычлары, шатлыклары сезнең гаиләне урап узмасын, хөрмәтле авылдашыбыз. Гомерләрегез тынычлыкта, бәрәкәттә үтсен!
Дания Җиһаншина.
Олы Карагуҗа

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев