Әллә ничә елга яшәрдек
Хат язарга кечкенәдән яратып бетермәсәм дә, 60 яшемә җиткәндә язарга булым әле. Гомер узып бара, яшьлек артта, күңелдә - моңсулык. Менә шул моңсу-сагышларны азрак булса да, Карашәм клубында узган кичәләр таратып җибәрә. Нәрсәсен яшереп торырга инде: авылда күбесенчә, шул безнең кебек «яшьләр» генә яши бит. Аларның да күңелле яшисе килә....
Хат язарга кечкенәдән яратып бетермәсәм дә, 60 яшемә җиткәндә язарга булым әле. Гомер узып бара, яшьлек артта, күңелдә - моңсулык. Менә шул моңсу-сагышларны азрак булса да, Карашәм клубында узган кичәләр таратып җибәрә. Нәрсәсен яшереп торырга инде: авылда күбесенчә, шул безнең кебек «яшьләр» генә яши бит. Аларның да күңелле яшисе килә.
Март аенда уздырылган «Ягез әле, ханымнар!» кичәсе тәэсирендә йөрибез әле. Ике командага да авылның иң булган, иң уңган ханымнары тупланды. Светлана белән Зөлфия командалары арасындагы ярышта, әлбәттә инде, дуслык җиңде. Бәйгедән соң ретро-җырлар башланды. Фәһимә, Мәдинә, Миләүшә һәм Фәния, Фәүзия рәхәтләнеп үз чорлары җырларын башкарды.
Җыр бәйгесе табын артында дәвам итте. Ә табын сый-нигъмәтләр белән тулы. Шулай эшләп йөргән чакларны искә алып, мәзәк хәлләр турында сөйләшеп, вакыт узганны сизми дә калдык: өйгә кайтыр вакыт та җиткән бит. Бер кич кенә булса да, йөрәкләр ял итеп торды, әллә ничә елга яшәреп киткән кебек булдык. Карашәм клубы хезмәткәрләренә ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез.
Илһамия Хәлиуллина.
Карашәм
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев