Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Күптән көтелгән очрашу

Яшел Үзәндә Олы Карагуҗа мәктәбен 1971 елда тәмамлаган чыгарылыш сыйныф укучылары очрашуы булды. Бу очрашуны без күптән көтеп алган идек. Әйе, күбебез үзгәргән, шактый гына тормыш юлын узган кешеләргә әйләнгәнбез. Шактыебыз әби-бабай булган. Артта 42 ел калган бит! Арабызда кемнәр генә юк: экономистлар, эшмәкәрләр, сәүдә өлкәсендә эшләүчеләр, төзүчеләр, укытучылар, спортчылар,...

Яшел Үзәндә Олы Карагуҗа мәктәбен 1971 елда тәмамлаган чыгарылыш сыйныф укучылары очрашуы булды. Бу очрашуны без күптән көтеп алган идек.
Әйе, күбебез үзгәргән, шактый гына тормыш юлын узган кешеләргә әйләнгәнбез. Шактыебыз әби-бабай булган. Артта 42 ел калган бит!
Арабызда кемнәр генә юк: экономистлар, эшмәкәрләр, сәүдә өлкәсендә эшләүчеләр, төзүчеләр, укытучылар, спортчылар, завод-фабрикада, авыл хуҗалыгы тармагында эшләп, лаеклы ялга чыгучылар.
Шунысы куандыра: һәрберсе, кайда гына эшләмәсен, үзенең туган ягына, иптәшләренә, классташларына, укытучыларына тугрылыклы булып калган, аларны хәтерендә саклый.
Арабызда югалтулар да бар. Безнең арадан киткән укытучыларны, бергә укыган иптәшләрне бер минутлык тынлык белән искә алдык.
Кая гына ташламаган катлаулы тормыш юлы безнең чыгарылыш кызларын һәм егетләрен! 50 еллыкка да күп калмаган бит!
Минем 33 еллык педагоглык эшчәнлегенең беренче чыгарылышы булгач, ул класс хәтергә кереп калган. Мин бүген дә алар белән нык бәйләнештә торам, бигрәк тә егетләр белән. Бик еш аларның юбилейларында катнашам, төрле очрашуларның шаһиты булам.
Дуслык белән хөрмәт безнең белән бергә атласыннар, безне ташламасыннар дигән фикердә калам.
Шушы очрашуны оештыручы Карагуҗа авылында яшәп, эшләп ятучы эшмәкәр Равил Яруллинга чын күңелдән очрашучылар исеменнән рәхмәт. Аңа нык сәламәтлек, эшендә, тормышында уңышлар теләп калабыз.
Рәхмәт сиңа, Равил, мул яшә!
Барлык чыгарылыш укучылары исеменнән - элеккеге класс җитәкчесе
Роберт Тимершин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев