Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер – мәңгелек

Яшел Үзәндә Бөек Ватан сугышы ветераннарына тагын бер һәйкәл ачылды (фотолар)

Яшел Үзән янгын сагы гарнизонында Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре һәм сугышларда катнашучылар истәлегенә һәйкәл ачылды. - Мондый зур тантана бәйрәм көне алдыннан булу очраклы түгел. Һәйкәл ачылу - барлык ветераннарга карата тирән хөрмәтебезне белдерү чарасы. Яшел Үзән янгын сагы гарнизоны республикада иң көчле гарнизоннарның берсе. Ветераннарга һәйкәл кую...

Яшел Үзән янгын сагы гарнизонында Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре һәм сугышларда катнашучылар истәлегенә һәйкәл ачылды.

- Мондый зур тантана бәйрәм көне алдыннан булу очраклы түгел. Һәйкәл ачылу - барлык ветераннарга карата тирән хөрмәтебезне белдерү чарасы. Яшел Үзән янгын сагы гарнизоны республикада иң көчле гарнизоннарның берсе. Ветераннарга һәйкәл кую идеясе гарнизонның шәхси составы җитәкчелеге инициативасы. Тагын шунысында әйтергә кирәк: янгын сагы частенда дин йортлары белән рәттән шундый мемориал республикада бердәнбер. Бирегә җыелучыларны бәйрәм белән котларга рөхсәт итегез. Ветераннарга нык сәламәтлек, озын гомер телим,- диде ТР гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы министры Рафис Хәбибуллин.

Тантаналы чара турында тулырак язманы "Яшел Үзән" газетасының киләсе саннарының берсеннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев