Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер – мәңгелек

Невский һәм Суворов орденнары белән бүләкләнүчеләр арасында якташларыбыз бар

Кулымда - Кече Шырданнан сугыш кырына чыгып киткән туганыбыз Наил Гобәйдуллинга багышлап балалары ясаган альбом. Анда әтиләренең бөтен тормыш юлы яктыртылган, Бөек Ватан сугышы елларында алган орден-медальләренең документлары беркетелгән. Орденнарының нәрсә өчен алынганлыгы турында командирларының белешмәләре бар. Сугыш кырында батырлык күрсәткәннәрнең һәрберсенең мондый документлары юктыр, мөгаен. Әти-бабаларыбызның күрсәткән батырлыгы турында...

Кулымда - Кече Шырданнан сугыш кырына чыгып киткән туганыбыз Наил Гобәйдуллинга багышлап балалары ясаган альбом. Анда әтиләренең бөтен тормыш юлы яктыртылган, Бөек Ватан сугышы елларында алган орден-медальләренең документлары беркетелгән. Орденнарының нәрсә өчен алынганлыгы турында командирларының белешмәләре бар. Сугыш кырында батырлык күрсәткәннәрнең һәрберсенең мондый документлары юктыр, мөгаен. Әти-бабаларыбызның күрсәткән батырлыгы турында белеп, хәтеребездә сакларга тиешбез. Моның өчен хәрби архивлар ярдәмгә килә.
Яшел Үзән районында туып үскән сугышчылар арасында Суворов, Кутузов, Александр Невский, Кызыл Байрак орденнары белән бүләкләнүчеләр шактый.
Бу турыда без эзтабарлар хәрәкәте активисты Рәхимулла Гарифулллин белән сөйләшәбез.
-Офицер орденнары белән бүләкләнүче якташларыбызның исемнәрен белергә тиешбез, дип саныйм мин үзем шәхсән. Хәзер безнең кулда Кызыл Байрак, Александр Невский, Кутузов, Суворов орденнары белән бүләкләнүче якташларыбызның наградной листларының икенче нөсхәләре бар. Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы музей-мемориалының мөдире, Хәрби-тарихи академия әгъза-мөхбире Михаил Черепанов:
- Бу документларның кыйммәте шунда: алар бары тик егерме беренче гасырда гына сер булудан туктады, бу бүләкләр белән бүләкләнүчеләрнең батырлыгын тасвирлап язылган документлар турында туганнары түгел, бүләкләнүчеләр үзләре дә белми иде, - диде.
Яшел Үзән муниципаль районының чикләре үзгәрде. Безнең район территориясендә элек өч район булып, өч хәрби комиссариаттан сугышка чыгып киткәннәр.
Менә бүләкләнүчеләрнең исемлеге.
Яшел Үзән шәһәр хәрби комиссариатыннан алынучылар:
Минецкий Александр Зиновьевич, 1905 елгы, өлкән лейтенант;
Олесинов Павел Федорович, 1908 елгы, капитан;
Шилкин Александр Александрович, 1919 елгы, өлкән лейтенант;
Шәмсетдинов Акмал Сәлах улы, 1923 елгы;
Закиров Сабир Закир улы, 1920 елгы;
Яриков Василий Николаевич, 1921 елгы;
Вахитов Хантимер Гыйниятулла улы, 1909 елгы.

Норлат районы хәрби комиссариатыннан алынучылар:
Баязитов Галәү Минһаҗ улы, 1912 елгы, гвардия капитаны;
Гайнанов Хәбиб Гайнан улы, 1918 елгы, гвардия капитаны;
Гайнуллин Абдулла Вәлиулла улы, 1920 елгы, гвардия өлкән лейтенанты;
Гайнуллин Габделбәр Сабир улы, 1920 елгы, капитан;
Гайнуллин Габдул Сибгатулла улы, 1920 елгы, гвардия лейтенанты;
Саматов Мәхмүт Шәйхи улы, 1923 елгы, өлкән лейтенант.

Юдино районы хәрби комиссариатыннан алынучылар:
Тагушев Николай Петрович, 1921 елгы, майор;
Петулов Афанасий Зиновьевич, 1911 елгы, капитан;
Кисляков Константин Иванович, 1909 елгы, гвардия өлкән лейтенанты;
Асманов Абдулгазиз Асман улы, 1918 елгы, кече лейтенант;
Пашин Петр Григорьевич, 1910 елгы, кече лейтенант;
Әхмәтҗанов Салих Әхмәтҗан улы, 1917 елгы;
Филатов Петр Герасимович, 1924 елгы, отделение командиры.
Геройларның туганнары бу сугышчыларның батырлыгы турында белергә теләсәләр, 5-88-71 телефоны аша Рәхимулла Гарифуллин белән элемтәгә керә алалар.
Илебезне фашист илбасарларыннан коткару өчен, зур батырлык күрсәткән якташларыбызның исемнәрен онытырга хакыбыз юк.
Геройларга дан!
Гүзәл Минһаҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев