Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер – мәңгелек

Геройларның санын беләбезме?

2007 елның 9 декабреннән башлап илебездә Россия геройлары көне билгеләп үтелә башлады. Бу көнне илебез тарихында зур каһарманлык күрсәткән кешеләрне хөрмәтләп искә алабыз. Алар авыр сугыш чорында, тыныч тормышта фронтларда, тылда үзләрен аямыйча хезмәт куйдылар, хәтта кайберләре Ватан хакына үз-үзләрен корбан иттеләр. Алар турында меңләгән мәкаләләр язылган, йөзләгән китаплар нәшер...

2007 елның 9 декабреннән башлап илебездә Россия геройлары көне билгеләп үтелә башлады. Бу көнне илебез тарихында зур каһарманлык күрсәткән кешеләрне хөрмәтләп искә алабыз.
Алар авыр сугыш чорында, тыныч тормышта фронтларда, тылда үзләрен аямыйча хезмәт куйдылар, хәтта кайберләре Ватан хакына үз-үзләрен корбан иттеләр. Алар турында меңләгән мәкаләләр язылган, йөзләгән китаплар нәшер ителгән. Сүзем Советлар Союзы Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары, Россия Геройлары турында бара. Шул ук вакытта Дан һәм Хезмәт даны орденнарының тулы кавалерлары турында да онытмыйбыз. Чөнки батырлар даны ил телендә, халык күңелендә, халык хәтерендә яши.
Якташ геройларның батырлыгын, төгәл санын беләбезме соң без?
2013 елның 28 октябрендә Татарстан республикасы Министрлар Кабинетында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышының 70 еллыгын лаеклы каршылау буенча оештыру комитетының утырышы булган иде. Анда Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов болай диде: «Бүген күпләр сугышта катнашкан геройларның исемнәрен белмиләр. Бу дөрес түгел. Үзебезнең тарихыбызны белмәсәк, илебез, Ватаныбыз белән горурлана алмыйбыз, ә бит ветераннар киләчәк буыннар өчен зур батырлык үрнәкләре күрсәттеләр».
Яшь буынны патриотик рухта тәрбия­ләүдә якташларыбызның батырлык үрнәкләре, аларның кылган гамәлләре бүген аеруча әһәмияткә ия.
Президентыбыз үткәргән утырышта Җиңүнең 70 еллыгын лаеклы каршылау буенча төрле тәкъдимнәр булды. Шуларның берсе - Казанның Җиңү паркында геройлар санынча 378 агач утырту планлаштырылды, чөнки Мәңгелек ут янындагы мәрмәр плитәләргә 378 герой-якташларыбыз хөрмәтенә исемнәре язылган.
Ә кемнәр соң алар якташлар? Аларның саны күпме? Кайсылары Татарстанда, кайсылары башка регионнарда туып үскән, әмма республикабызда яшәгән. Язмышлары Татарстан белән бәйләнгән.
Татар энциклопедиясендә дә бу сорауга төгәл җавап юк. Анда «Татарстанда яшәүчеләрдән 187 кеше Советлар Союзы Герое исемен йөртә, шуларның 63е - татар диелә. Социалистик Хезмәт геройлары исемендә 201 кеше санала, шуларның 93е татарлар» диелә анда.
378 саны Татарстан Фәннәр академиясе тарафыннан 2000 елда нәшер ителгән «Геройлар Китабы»ннан алынган. Әйе, анда 378 герой турында мәгълүмат бирелгән, язмышлар күрсәтелгән. Шуларның 186сы - Татарстанда, 81е чит регионнарда туып-үскән, әмма республикабызда яшәгән һәм эшләгән. 111 герой-сугышчы татар милләтеннән, Россиянең төрле регионнарыннан. Аларны якташлар дип атап буламы? Ни өчен «Геройлар китабы»на Казанда туып үскән, башкалабыздагы хәрби училищены тәмамлап, герой исемен алган 25 кеше турында мәгълүмат бар, ә хәрби училищеларны тәмамлаган 28 батыр кертелмәгән. Исемлеккә кертелмәгән 28 Советлар Союзы Герое арасында Воронеж, Мәскәү, Запорожье, һ.б. регионнардан килеп, Казанда хәрби училищеларны тәмамлаган, полк һәм дивизия командирлары, летчик-инструкторлар, танк взводы командирлары булган хәрбиләр безнең якташлар түгелмени? 28 Советлар союзы Геройлары турындагы материалларны Казан Кремлендә урнашкан Бөек Ватан сугышы мемориал-музее мөдире Михаил Черепанов ачыклады.
2012 елда тарих фәннәре докторы, профессор А.Иванов «Россия Федерациясе Геройлары» исемле китап бастырып чыгарды. Бу китапта 52 геройның исеме телгә алына, тормыш юлы сурәтләнә. Аларның 11е Татарстанда туып үскән, 19ы башка регионнардан килеп Казанда яшәгән һәм эшләгән, 22 сугышчы - татарлар.
Озын сүзнең кыскасы: Геройлар китабын тулыландырып, яңадан нәшер итәргә кирәк. Ә Җиңү паркында 378 түгел, 682 агач утырту кирәктер, минемчә. (Геройлар санынча).
Чөнки Дан һәм Хезмәт даны орденнарының тулы кавалерлары (өч дәрәҗә) батырлыгы Советлар Союзы Геройларына тиңләшә.
Әхәт Садриев,
тарихчы-эзтабар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев