Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гыйбрәт булсын

Исереккә диңгез тубыктан

Исерек килеш рульгә утыру һәм өстәвенә пассажирлар утырту, шулар белән бергә, юл йөрү кагыйдәсен үтәмәү нәтиҗәсендә чыккан ДТПларны сирәк күренеш дип әйтеп булмый хәзерге вакытта. Ә кышкы юллар айнык кешедән дә икеләтә игътибар таләп итә. Менә шулай Яшел Үзән прокуратурасы Казанда яшәүче 49 яшьлек Николай Петровны (исем-фамилиясе үзгәртелде) җинаять кылуда...

Исерек килеш рульгә утыру һәм өстәвенә пассажирлар утырту, шулар белән бергә, юл йөрү кагыйдәсен үтәмәү нәтиҗәсендә чыккан ДТПларны сирәк күренеш дип әйтеп булмый хәзерге вакытта. Ә кышкы юллар айнык кешедән дә икеләтә игътибар таләп итә.
Менә шулай Яшел Үзән прокуратурасы Казанда яшәүче 49 яшьлек Николай Петровны (исем-фамилиясе үзгәртелде) җинаять кылуда гаепләүне яклап чыккан.
Яшел Үзән шәһәр прокурорының өлкән ярдәмчесе Дмитрий Темников сүзләренә караганда, бу ир исерек килеш «ВАЗ-21099» автомобиленә утырган. Шәһәрнең К.Маркс урамыннан Мир урамы ягына барганда, бу участокта сәгатенә 40 км йөрү рөхсәт ителгән, тизлекне ул 60ка кадәр җиткергән. Әлбәттә инде, исерек кешегә диңгез тубык­тан, дип әйтәләр. Шуңа күрә ул, декабрь аендагы карлы-бозлы юлның катлаулылыгын исәпкә алмаган, юл кагыйдәсен дә үтәмәгән. Нәтиҗәдә, каршы юнәлешкә килеп чыгып, «КамАЗ» автомобиле белән бәрелешкән. Бу ДТПда Петровның үзенә артык зыян килмәсә дә, автомобиленең арткы утыргычындагы бер пассажирына дәваханә койкасында озак аунарга, сынган ботын төзәтү өчен, үзенә дә, табибларга да нык тырышырга туры килгән.
Петров үз гаебен таныган, әмма рульгә исерек утыруын ул, бу вакытта үзен әйбәт хис итүе белән аңлаткан.
- Суд, Петровны, закон буенча, ирегеннән 2 ел 6 айга, ә транспорт чарасы белән идарә итүдән 3 елга мәхрүм итәргә тиеш булса да, зыян күргән пассажирның каты җәза таләп итмәвен һәм хөкем карарын йомшартучы башка сәбәп­ләрне исәпкә алып, аны сынау срогы белән ирегеннән шартлы рәвештә 2 елга мәхрүм итте, - ди Д.Темников.
Суд карары әлегә үз көченә кертелмәгән. Хөкем ителүче моннан нәтиҗә ясармы, анысы әлегә билгесез.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА әзерләде.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев