Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә учагы

Кызык иттек!

Шулай бервакыт иремне, нәкъ 14 февраль - Гашыйклар көне алдыннан, командировкага җибәрделәр. Төенчекләрен төйнәп, матур гына йөр дип, җыендырып җибәрдем мин моны. Аллаһка шөкер, исән-имин генә әйләнеп кайтты. Сагынышып сөйләшеп утырабыз шулай. Бергә эшли торган иптәшенең хатыны сумкасына, киемнәр арасына, бәйрәм көне уңаеннан котлап, кечкенә генә бүләк салып җибәргән икән....

Шулай бервакыт иремне, нәкъ 14 февраль - Гашыйклар көне алдыннан, командировкага җибәрделәр. Төенчекләрен төйнәп, матур гына йөр дип, җыендырып җибәрдем мин моны. Аллаһка шөкер, исән-имин генә әйләнеп кайтты. Сагынышып сөйләшеп утырабыз шулай. Бергә эшли торган иптәшенең хатыны сумкасына, киемнәр арасына, бәйрәм көне уңаеннан котлап, кечкенә генә бүләк салып җибәргән икән. Бүләк кечкенә булса да, ирнең сөенүе шуның кадәр чиксез булган. Чыннан да, кызык сюрприз бит. Ирем, шуларны сөйләп, миңа төрттереп утыра.
Әйе, шундый гына юк-барга баш эшләп җитми шул кайчак. Ә бертөрле генә күңелсез барган тормышта нәкъ менә шундый вак кына сюрпризлар күңелне күтәреп җибәрә. Гаилә корып яши башлагач, «яратам», «сөеклем» дигән матур сүзләр икенче планга күчә бит. Бу сүзләрнең хаклыгын сүз белән түгел, ә эш-гамәлләрең белән исбатларга туры килә.
Берәүнең хатыны иренең чалбар кесәсеннән сәдәф тапкан. Сәдәфе дә нинди бит әле, хатын-кызлар төймәсе! Йә, бу очракта сез нишләр идегез? Кайсы яктан гына уйлап карасаң да, башка җүнле уй килми. Әлбәттә, өйдә төн буе буран уйнаган, ә ир нәрсә дип акланырга да белмәгән. Баксаң, эшендә берәүнең юбилеен билгеләп узганда хатын-кызлар, шаяртып, моның кесәсенә сәдәф салып куйган, бары шул гына. Ир хатынының, көнләшеп, тавыш чыгаруын сөйләп тормаган, билгеле.
Уйлап-уйлап йөрдек тә, без дә, өч хезмәттәш, сөеклеләребезне сынап карарга булдык әле. Бөеклекләрен, бу дөньяда нинди кадерле зат булуларын искиткеч матур сүзләр белән тасвирлап язган шигырь юлын кесәсенә салып, кем язган икән дип баш ватарлармы икән, дип кызыксындык.
Кызыксыну шулкадәр көчле, иртән иртүк, җанкисәгем юынырга кереп киткән арада, тиз генә запискамны курткасының түш кесәсенә шудырдым. Фатир ачкычы да шушында, карамый калмас янәсе. Кичен исә, берни булмагандай, ниләр язып ятасың, дип кулыма китереп тә тоттырды. Мин белмәмешкә салышып, кем язган дип сорашырга тотынгач, күзе маңгаена менде. Ул инде 100 процент мин язып салганга ышанган булган икән. Мин түгел дигәч, ярар, берәрсе эштә шаярткандыр әле дип уйланырга кереште. Соңыннан исә минем эш икәнен әйтергә туры килде. Иң мөһиме шул кечкенә генә шигырь сүзләренә дә күңеле булган аның.
Калган ике хезмәттәшем менә нәрсәләр сөйләде:
«...Бер картлыкта, бер яшьлектә дип, 40 ел гомер иткән иремне мин дә сынап карарга булдым. Тик кызык итте ирем үземне. Кунак ашы кара-каршы дигәндәй, куртка кесәсеннән тапкан сөю тулы шигъри тәлгәшләремне, шыпырт кына, минем тун кесәсенә салып куйган. Йөрибез шулай бер-беребезгә елмаеп, тәмле сүзләр әйтешеп. Назлы сүзләр язылган шигырь юлларын син салган идеңме кесәгә дип әйтергә тел әйләнми. Сер бирәсе килми беребезнең дә. Әмма мәңгелек мәхәббәтебезне аңлаткан бу шигырь юллары көн саен шулай бер кесәдән икенчесенә гел күчеп йөри».
«...Минем җаныемның бу сюрпризга әллә ни исе китмәде кебек. Мә, нәрсә язып салдың монда, диде дә кулыма китереп тоттырды кәгазь кисәген. Сизәм: күңеле булган. Шулай да сер бирәсе килми. Нәрсә соң инде бу дип, белмәмешкә салышып караган идем дә, мин эштә киемне шкафка бикләп куям, синнән башка кем салсын, дип кырт кистереп куйгач, артыгын дәшмәдем. Аның каравы минем дә күңел булып куйды».
Алия Гаязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250