Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә учагы

«Виагра»да ярдәм итмәячәк

Хәзерге Россиянең иң җитди проблемасының берсе - демография кризисы. Илдә халык саны ел саен 750-800 мең кешегә кими. Моның сәбәбе туучыларның нык кимүенә түгел, ә үлем-китемнәрнең, бигрәк тә уртача яшьтәге ир-атлар арасында үлүчеләрнең күп булуына бәйле. Суицидларның яртысыннан күбрәге исерек килеш кылына. Өстәвенә, соңгы биш елда аның арту тенденциясе күзәтелә,...


Хәзерге Россиянең иң җитди проблемасының берсе - демография кризисы. Илдә халык саны ел саен 750-800 мең кешегә кими. Моның сәбәбе туучыларның нык кимүенә түгел, ә үлем-китемнәрнең, бигрәк тә уртача яшьтәге ир-атлар арасында үлүчеләрнең күп булуына бәйле. Суицидларның яртысыннан күбрәге исерек килеш кылына. Өстәвенә, соңгы биш елда аның арту тенденциясе күзәтелә, бигрәк тә авыл җирендә (шәһәрдә - 58%, районда - 62%). Кызганычка, эчкечелеккә бәйле үлемнәрнең артуын, аның кеше сәламәтлегендә чагылыш табуын һәм табигый процесс буларак кабул ителүен танырга кала. Бу хакта ТРның гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Яшел Үзән филиалы табибы Оксана Сабитова менә ничек сөйли:

- Алкоголь, наркотик тәэсирдәге агу буларак, кешене исертеп кенә калмый. Авырган кешеләрнең, бигрәк тә балаларның, сулыш һәм кан әйләнеше системасына зыян салып, үлемгә китерергә мөмкин. Җиңел очракларда аларның психикасы бозыла, йөрәк тибеше ешая, кан басымы күтәрелә, косасы килә, коса. Авыр очракларда үзәк нерв системасы эшчәнлеге бозыла, хәтта кеше аңын югалтырга мөмкин. Әгәр дә кабул ителгән алкоголь артык күп булса, сулыш алу начарая, пульсы ешая, кан басымы төшә.
2011 ел башыннан Яшел Үзән районы һәм шәһәрендә 96 кешедә алкогольдән агулану очрагы теркәлгән, шуларның 61е - суррогатлар белән. Алкогольне алмаштыргычлар ике төрле була: ялган һәм чын. Ялган алкоголь составына этил спирты булмаган техник сыеклыклар (этиленгликоль, ацетон, метил спирты, дихлорэтан), ә алкогольне алмаштыргычлар составында этил спирты булып, аларга көмешкә, медикаментлар, парфюмер косметик әйберләр (одеколон, лосьон, эликсирлар) керә. Көмешкә белән агуланулар еш очрый. Аны ясаганда чистартылмаган майлар хасил булып, алар ашказаны һәм бавыр функциясен боза.
- Алкогольне озак кабул итү бөтен органнарга начар тәэсир ясый, - дип сүзен дәвам итә белгеч. - Беренче чиратта бавырга нык зыян тия. Нәтиҗәдә дистрофия, гепатит һәм цирроз барлыкка килә. Кеше күбрәк һәм озаграк эчкән саен, бу формалар шуның кадәр тизрәк бер-берсен алмаштыра бара һәм циррозга китереп, үлем белән тәмамлана. Алкогольнең йөрәк-кан тамырларына тәэсире күпкырлы. Алкоголикларга гипертония, йөрәк ишемиясе һәм кардиомиопатия кебек авырулар хас. Болардан тыш, аларның барысында да диярлек җенси тайпылышлар була. Алкоголизмның беренче стадиясендә җенси активлык киресенчә арта, чөнки алкоголь нейроэндокрин системага тәэсир итәргә өлгермәгән була. Икенче стадиядә җенси активлыкның кимүе күзәтелә. Кайвакыт активлыкны алкогольнең зур дозасы гына арттырырга мөмкин. Өченче стадиядә инде «Виагра» да ярдәм итмәячәк. Шуны да әйтеп узарга кирәк, алкоголизм артуга бәйле рәвештә «Виагра» тибындагы рекламаларның да артуы күзәтелә. Россиядә статистика буенча баласыз гаиләләр саны арта.
Алкоголь энцефолапатиясе психозлар төркеменә керә, кешедә соматик һәм неврологик тайпылышлар күзәтелә башлый. Мондый күренеш гадәттә 5 ел буе даими алкоголь кабул итүчеләрдә була. Хатын-кызларда ул 3 елдан соң килеп чыгарга мөмкин. Энцефолапатия белән күбрәк ир-атлар интексә, соңгы елларда аларны хатын-кызлар да куып җиткән диярлек. Андый кешеләрдә башта галлюцинацияләр һәм иллюзияләр була. Аннан соң бу авыру кома хәленә күчәргә мөмкин.
Кызганычка, илдә алкогольгә каршы көрәш тиешле дәрәҗәдә алып барылмый. Массакүләм мәгълүмат чараларының, бигрәк тә телевидениенең аңа мөнәсәбәте позитив. Хәтта спиртлы эчемлек эчүне күрсәтмәгән бер генә нәфис фильм да юк хәзер. Җәмгыять, тулаем алганда, бу җитди проблеманы хәл итүдән читкә тайпыла. Ә бүген ул милләткә һәм дәүләткә чын-чынлап яный торган иң зур бәланең берсе булып кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев