Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фирүзә

Югалту шигыре

Кайда киттең илһам, кай тарафка? Бер дә килми никтер хәбәрең. Бик язасы килә, юктыр сүзләр Өздерерлек йөрәк бәгырен.

Ак юлларга кара тасма булып,
Сузылгандыр төннең яктысы.
Бик биектә ай да боек бугай,
Уйга талган галәм сакчысы!
Уйларымны бер дисбегә тезеп,
Азапланам шигырь язарга.
Кемгә кирәк диеп, туктап калам,
Башка кыйммәт дөнья – базарда.
Качты илһам өметемне өзеп,
Ак тауларга менеп югалды.
Ә хисләрем ак карларга төшеп,
Миллион кисәкләргә уалды.
Март аеның салкын иртәсендә
Уянырлар, бәлкем, хисләрем.
Сез теләгән тәлгәшләр дә туар,
Бик тырышсам әле кичләрен...
Ирек Сафин.
Олы Шырдан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев