Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фирүзә

Яз килде

Табигатькә чын яз килде, Март ахыры бит инде. Салкыннар белән көрәшеп, Барыбер кышны җиңде.

Күктә җылы кояш балкый,
Нурлар сибеп барлык җиһанга.
Аягыма бутый киеп,
Чыгып киттем мин дә урамга.
Түбә башларыннан карлар төшеп,
Тутырып куйган ишегалларын.
Шәһәрдән дә кеше кайтты,
Үткәрергә, диеп, ялларын.
Сарай артларыннан канау ачам,
Су төшмәсен, диеп, нәүрәпкә.
Сумкаларын асып, урам буйлап,
Укучылар китте мәктәпкә.
Кар катламы калын быел,
Кисә-кисә атам карларны.
Җаным-тәнем һәм йөрәгем белән,
Көтеп алам һәр ел язларны.
Язлар миңа көч һәм дәрт бирә,
Яшәү көче арта шикелле.
Күңел түрләрендә мәңгелеккә,
Шул язларның кала мизгеле.
Госман Вәлиуллин.
Яшел Үзән – Олы Ачасыр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев