Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фирүзә

Янам...

***

И, мөкаддәс гомер агышларым,
Һәр көнедер Раббым бүләге.
Күңелемнең рухи байлыгыдыр,
Иманымның ныклы терәге!

Сөенәмен җирдә яшәвемә,
Сез дусларым янда булганга.
Кайчакларда сагышларга батып,
Күңелләрем кинәт тулганга.

Шигъри тәлгәшләрне кырау сарса,
Салкын булса сары көзләрем,
Елап яуган яңгыр асларында
Жылы тапмый, белмим, нишләрмен?

Куе томаннарда калган яшьлегемне
Сагынырмын. Ләкин ни файда?!
Кайчакларда күңел өшетерлек
Салкыннарны тоям мин майда...

Галибәнә нурлы кояш байый,
Нур сирпидер аем күкләрдә.
Миңа рәхәт, җаным кабат аша
Йолдызлардан илһам эзләргә.

Йөрәгемдә дәвер агышлары,
Һәр тибүе, гүя гасырдыр.
Кайчан гына, әйтегезче, кайчан,
Ярсуларым кабат басылыр?!

Салкын галактика йолдызыдай
Җирдә җаным. Әле каламын.
Мин түбәндә, җирнең кочагында
Дөрли- дөрли һаман янамын...
Ирек Сафин.
Олы Шырдан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев