Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фирүзә

Яңа яуган кар өстенә, Язып куйдым синең исемне

Зур хәрефләр белән яздым, Күрерсең дип язган сүземне.

Яратуымны аңлатырга теләп,
Йөрәк рәсемен дә ясадым.
Сине күрер өчен генә,
Урамнарны көн дә урадым.

Кар-бураннан көн дә саклыйм,
Синең гүзәл, матур исемне.
Мәңге шулай саклармын күк,
Карга язган йөрәк хисемне.

Яратам бит, нишлим икән,
Күрә калгач сүзләр бутала.
Күпме сакласам да язлар җиткәч,
Язган сүзләр барыбер югала.

Чистартулар бик еш булгангамы,
Кар көртләре инде өелде.
Сиңа булган минем мәхәббәтем
Мәңге сүнмәс кебек тоелды.

Синең серле күзләреңә карап,
Сөю хисен килә әйтәсе.
Киләчәктә бергә тормыш юлын
Синең белән килә үтәсе.
Госман Вәлиуллин.
Яшел Үзән - Олы Ачасыр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев