Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фирүзә

Очрашулар көтә күңел

Җәй фасылы бит ул очрашулар ае. Шушы очрашулар дәвамлы булып, исәнлектә-саулыкта бәла-казасыз, кайгы-хәсрәтсез күрешергә насыйп булсын. Амин. Очрашыйк, бер-беребезне онытмыйк, дуслар.

Очрашулар көтә күңел,

Чынга ашсын шушы теләк.

Еллар үтә безнең, дуслар,

Күрешәбез бик тә сирәк.

 

Артта калды узган еллар,

Акты судай челтер-челтер.

Сезне күреп бер сөйләшү

Аралашу – үзе гомер.

 

Чәчләребез чаларса да,

Биткә сырлар салынса да,

Бер-беребезне онытмадык -

Вәгъдәбезне саклап калдык.

 

Һәркемнең дә үз тормышы,

Үз язмышы, узган юлы.

Очрашырга язсын тагы,

Булмасын тик бу соңгысы.

 

Рәхмәт укып, дога кылыйк,

Белем биргән укытучы.

Кулдан тотып әйдәп барган

Гомерлеккә юл салучы.

 

Әйтерсең лә бер төш сыман

Атлап киттек шушы юлдан.

Аз да түгел, күп тә түгел,

Кырык биш ел гомер узган.

 

Юксынылган, сагынылган,

Йөрәкләрдә дөрли ялкын.

Аңлатырлык түгел хисне,

Кем генә бар сездән якын.

 

Истәлекләр, хатирәләр

Гел саклансын күңелләрдә.

Хисләр ташып сүзләремнән

Яшьләр акты күзләрдән дә.

 

Янган учак тирәсенә

Җыелышыйк бергә-бергә.

Сәламәтлек, саулык, байлык,

Ак бәхетләр телим сезгә.

 

Насыйп булсын  тагын

                        һәрчак

Кабат-кабат күрешергә,

Бер утырып сөйләшергә.

Фәрит.

Яшел Үзән

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев