Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фирүзә

Хыяллар...

Песиләр дә җылы ярата бит, Күрәмсезме, җаен тапканнар: Менә монда яхшы икән диеп, Җылы җиргә менеп ятканнар!

Тамак та тук, өсләре дә бөтен,
Сөт эчәләр, шуңа күрәдер,
Күз карашын күрче, мыраукайның,
Әйтерсең лә җитди түрәдер.
Ныклы нигез. Хүҗалары эшчән.
Бик тырышып тормыш итәләр,
Абзар тулы мал-туарын карап,
Иртә таңнан эшкә китәләр.
Шундый йортлар күбрәк булсын иде,
Тирес исе чыксын авылга,
Мәдхияләр укып жырлар идек
Җирне сөйгән тырыш кавымга.
Белмим инде,
Әллә димен бәлкем
Бу чикләүләр безгә булышыр,
Кем дә булса безнең басуларда
Иген үстерергә тырышыр.
Бәлкем әле мал-туарлар мөгрәр,
Җил уйнаган ферма-сарайда,
Шак-шок итеп шакылдамас иде
Түбәләрдә купкан калай да...
... Хыял дәрьясында бата-чума
Әй йөзәбез, бик тә күңелле.
Хыялларның чынга ашмавында
Мин гаепле, синме, түгелме...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев