Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фирүзә

Бакчаларда шомырт чәчәк атты

Бакчаларда шомырт чәчәк атты, Хуш исләрен генә таратып. Ак карлардай чәчәкләре ява, Җир өсләрен янә агартып.

Көне салкын, җиле исә,
Таңда кырау төшәр шикелле.
Өшесәләр аның чәчәкләре,
Шомыртлары булу икеле.
Шомырт чәчәкләренең исләре,
Алып кайта бала чакларга.
Эх, хәзер дә шомырт исләрендә,
Печәнлектә ятып йокларга.
Хәтеремдә әле бүгенгедәй,
Шомырт төпләрендә торганнар.
Яратуым билгеседәй итеп,
Чәчәкләрен өзеп сиңа сузганнар.
Эх, еракта калды шул чакларым,
Төшсәләр дә бик еш исләргә.
Күңел тели, йөрәк ярсый,
Кайтасылар килә татлы кичләргә.
Күккә карыйм – ак болытлар ага,
Ак чәчәкләр кебек күкләрдә.
Артта калган яшьлегемне уйлап,
Сагышларым чыкты йөзләргә.

Госман Вәлиуллин.
Олы Ачасыр – Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев