Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фирүзә

Аллаһка шөкер

Аллаһка шөкер, Ходаема рәхмәт, Матур тормышта яшибез. Үзебез яраткан, күңелгә яткан, Хөкүмәт эшендә эшлибез.

Аллаһка шөкер, диеп, көн дә,
Йокыдан торып, күзне ачабыз.
Бисмиллаһны әйтеп, чәйләр эчеп,
Аллаһка тапшырып, эшкә чабабыз.

Аллаһка шөкер, әле эшебез бар,
Эш булмаса нишләрбез?
Исәнлек-саулык бирсен Ходай,
Пенсиягә чыккач та эшләрбез.

Аллаһка шөкер, шундый матур тормыш
Язылган бит минем язмышка.
Мең рәхмәтләр укыйм Ходаема,
Риза булып шундый тормышка.

Аллаһка шөкер, бу дөньяда
Үземә тиңне бирде Ходаем.
Чын күңелемнән барчабызга
Тыныч тормыш теләп калаем.

Аллаһка шөкер, миңа Ходай
Оныклар белән бирде яшәргә.
Сикәлтәле озын тормыш юлын
Аларны да сөеп үтәргә.

Госман Вәлиуллин.
Олы Ачасыр-Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

18

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев