Яшел Үзән

Хатлары – кадерле, фикерләре – актуаль

Күгеш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Альфред Әлмиев 80нче еллар ахыры-90нчы еллар башында СССР Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге премиясе лауреаты Ибраһим Сәлахов белән хат алышкан. Олуг язучының хатларын Альфред Әлмиев, бик кадерле ядкарь буларак, гаилә архивында саклый. Язучы Ибраһим Сәлахов - Сталин лагерьларын кичергән үзенчәлекле...

Күгеш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Альфред Әлмиев 80нче еллар ахыры-90нчы еллар башында СССР Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге премиясе лауреаты Ибраһим Сәлахов белән хат алышкан. Олуг язучының хатларын Альфред Әлмиев, бик кадерле ядкарь буларак, гаилә архивында саклый.

Язучы Ибраһим Сәлахов - Сталин лагерьларын кичергән үзенчәлекле һәм күпкырлы шәхес. 1956 елда ул тулысынча аклана һәм гомере буе туган ягы Күкчәтау янындагы Кызылъяр авылында яши, иҗат итә. Даланы үзләштерү тарихы турында язучылардан беренче булып «Күкчәтау далаларында» дигән роман яза. Шигырьләре, хикәяләре, повестьлары татар һәм рус телләрендә генә түгел, казах, калмык, әрмән телләрендә дә басылып чыга. Язучы балалар өчен күп иҗат итә. «Колыма хикәяләре» романы өчен язучы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
Ике укытучының (Ибраһим Сәлахов Казанда педтехникумны тәмамлый, Кызыл Армия сафларыннан кайтканнан соң, пединститутның әдәбият факультетына укырга керә, әмма авыру язучы Г.Ибраһимовның хәлен белергә барган өчен, контрреволюционерлар белән бәйләнешкә кергән дигән сылтау табып, кулга алалар һәм 10 елга утыртып куялар) хатлары көндәлек тормыш-көнкүреш турында гына түгел, халык, милләтнең киләчәк язмышы турында да. Бүген без укучыларыбыз игътибарына язучының Альфред Әлмиевка адресланган хатларыннан кайбер өзекләрне тәкъдим итәбез. Телефон, электрон почта хакимлек иткән бүгенге көндә язучының хатлары аеруча кызык һәм кадерле, фикерләре актуаль. Шуны да искә төшерик, исән булса, язучыга быел 30 августта 100 яшь тулган булыр иде. Бу хатлары күренекле татар язучысы Ибраһим Сәлаховның якты рухына дога булып барсын.

17 октябрь, 1989 ел. Кызылъяр авылы
Хәерле көн, хөрмәтле Альфред әфәнде!
Сезгә, гаиләгезгә, Акъегет егет-кызларына, авыл аксакалларына ихлас сәлам. Һәркайсыгызга сәламәтлек, тату-тыныч тормыш, иҗтиһат теләп калам.
25 сентябрьдә язган хатыгызны алдым, барысы хакында да мәгълүм булды. Рәхмәт. Әниегезгә дә зур рәхмәт.
Үзебез, Аллаһка шөкер, йөреп ятабыз: төрлечә була - авырыйбыз да, сызланабыз да. Хәзер кышка әзерләнәбез. Авылда торгач, мал-туар бар. Аңа азык кирәк. Быел бездә корылык булып, ашлык та, бәрәңге дә уңмады.
Үзем буш арада рус, казах, татар газета-журналларына аны-моны язгалыйм. Хатлар күп килә, аларны җавапсыз калдыру - гөнаһлы әйбер.
Үзегездә, авылда ни хәлләр? Анда-санда язгалап торыгыз. Әтиегез кайда, кайчан, пединститутта кайсы елларда укыган булган? Бер чорда түгел микән?
Ихтирам белән Ибраһим Сәлахов.
РS. Истәлеккә фото салам (рәсемдә - ред.).

22 март, 1990 ел. Кызылъяр авылы
Хәерле көн, хөрмәтле Альфред әфәнде!
Сезгә, гаиләгезгә ихлас күңелдән сәлам. Барыгызга да сәламәтлек, эшләрегездә уңышлар теләп калам.
Үзем Казаннан кайтканнан бирле мәчетне ремонтлауга акча табу һәм Күкчәтауда татар мәдәнияты үзәген оештыру эшләре белән шөгыльләндем. Ниһаять, үзәкне сайладык. Инде миңа җиңелрәк булыр, юкса, үз эшләремә вакыт калмый иде.
Әгәр Казанга бара калсам, сезгә алдан хәбәр бирергә тырышырмын, иншаллаһ.
Ихтирам белән Ибраһим Сәлахов.

11 июнь, 1991 ел. Кызылъяр авылы
Хәерле көн, хөрмәтле Альфред әфәнде!
Сезгә, гаиләгезгә, мәктәп хезмәткәрләренә, гомумән, авылдашларыгызга ихлас сәлам. Барыгызга да сәламәтлек, дәрт-дәрман теләп калам. Тирән эчтәлекле хатыгызны алдым. Рәхмәт.
...Әйе, татар милләтенең хәле четерекле. Катнаш гаиләләр көннән-көн арта бара. Ә балалар теге очракта да, бу очракта да урыс була. Шуның белән милләтнең тамырына балта чабыла. Ачы! Әмма хакыйкать. Бу бик шома советский халык исемендә башкарылган геноцид. Татар халкын корыта. (Башка милләт кызлары да, егетләре дә совет семьясына безнекеләр кебек күз йомып ташланмый). Бездә, бигрәк тә Татарстаннан читтә яшәүче татарлар арасында, бу хәл гадәткә әйләнеп бара. Һәлакәт! Бу фаҗигане ничек туктатырга? Гомумән, туктатырга мөмкинме? Чукынмыйча урыслашкан татарда милли хис кала микән? Һәрбер татар яшәгән почмакта бер-ике дивана булырга, агымга каршы чыгып, милләтне һәлакәттән алып калырга тырышырга тиеш. Менә мин шул юлда.
Ихтирам белән Ибраһим Сәлахов.

1 март, 1992 ел. Кызылъяр авылы
Хәерле көн, хөрмәтле Альфред әфәнде!
Иң беренче ашыгыч сүзем - референдум турында. Соңгы, хәлиткеч сират күпере: йә без милләт буларак баш күтәрәбез, яки инде һичбер вакыт күтәрелмәслек коллык тозагына дучар булабыз. Бу хат сезгә җиткәндә референдум ишек төбендә булыр. Зеленодол шәһәре - ул Явыз Иван ядкаре. Хәзер барлык бөтен эшләрне ташлап, бөтен авыл белән тирә-якка таралып, һәрбер тавыш өчен көрәшергә, урысларның, башка милләт вәкилләренең күңелләренә кереп, аларны мөстәкыйль Татарстан өчен тавыш бирергә димләргә һәм шуңа ирешергә кирәк. Юкса, татар милләтен инкыйлаб көтә.
Ихтирам белән Ибраһим Сәлахов.

5 май, 1992 ел
Әссәламегаләйкем, мөхтәрәм Альфред әфәнде!
25 апрельдә язган тирән эчтәлекле хатыгызны алдым. Рәхмәт.
Әйе, Аллаһка шөкер, исән-сау. Гауга белән референдумның уңай якка очлануы ярады. Әмма эт этлеген ташламый, һаман өрә, кайдандыр тешләргә дә омтыла.
Сездән, укытучылардан, иң зур үтенечем: балаларда милли горурлык хисе тәрбияләргә тырышыгыз. Хәзер аерым китаплар булмаса да (Худяковның «История Казанского ханства»дан башка), газета-журналларда тарихтан очерклар күренә башлады, шуларны файдаланыгыз, «Азатлык» радиостанциясен тыңларга тырышыгыз.
Үзем «Күкчәтау татарлары» дигән тарихи истәлек язам.
Ихтирам белән Ибраһим Сәлахов.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: