Яшел Үзән

16 октябрь 2015 яңалыклары

  • 16 октябрь 2015 - 16:23
    Рифат Зарипов юк кына нәрсәдән дә кызып китә
    Рифат Зарипов Оренбург өлкәсе Северный районы Бакай авылыннан. Әтисе - тракторчы, әнисе - мәктәптә җыештыручы. - Рифат, Җәвит Шакиров гомере буе тещасын сүкте, син дә сүгәсеңме? - Юк. Бик әйбәт ул минем. Рифат бабай белән исемнәребез дә бертөрле, "адаш" дип йөрим үзен. Ул да миңа "адаш" ди, кайвакытта "классташ" дип...
    1476
    0
    0
  • 16 октябрь 2015 - 14:31
    Тәртип боза күрмә, Яшел Үзән урамнар нык күзәтү астында
    Яшел Үзәнлеләр хәзер урамнарда патруль-постовойларны һәм хәрби нарядларны еш күрә торганнардыр. Моңа җавап гади - эчке эшләр бүлеге "Урам" оператив-профилактик операциясе игълан итте. Максаты - җәмәгать тәртибен саклау, халыкның иминлеген булдыру, җинаятьләрне кисәтү, эзләнүдә булганнарны ачыклау. Бу чара барышында полиция хезмәткәрләре җинаятьчел элементлар күп җыела торган урыннарны, гараж коопертивларын, автотукталышларны...
    520
    0
    0
  • 16 октябрь 2015 - 13:39
    Яшел Үзәндә җылылык өчен түли башладылар
    Бик күпләребездә сорау тудырган, сентябрь аена җылылык өчен түләү квитанцияләрендәге сумма турында да аңлатманы Яшел Үзән торак идарәсе департаменты җитәкчесе Олег Анисимов бирде. -Кайсы күпфатирлы йортларда гомуми исәпләү счетчигы куелган - алар фактта бирелгән җылылык өчен түли, ә булмаганнарга - бер ай алдан түләргә туры килә. Монда бернинди дә закон...
    1316
    0
    0
  • 16 октябрь 2015 - 11:32
    Яшел Үзән район Советы сессиясе булды
    Яшел Үзән муниципаль районы Советының өченче сессиясе һәм Яшел Үзән шәһәр Советының өченче чакырылышының чираттан тыш дүртенче сессиясе булды. Анда Яшел Үзән Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын алмаштыру конкурсын уздыру тәртибе кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү һәм конкурс комиссиясе членнарын билгеләү турындагы карар кабул ителде. Шулай ук "2011-2015 елларда ТР Яшел Үзән муниципаль...
    1184
    0
    0
  • 16 октябрь 2015 - 10:16
    Яшел Үзәннең унөч сәүдә ноктасында составында спирт булган сыеклыкларны сату туктатылды
    Күп кенә тикшерүләр һәм халык фикере шундый: мондый сыеклыкларны хәмер колына әйләнүчеләр үз итә. Хакимият каршында эшләп килүче мобиль төркемнең , ә аның составына хакимият, дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре, хокук сакчылары керә, эш нәтиҗәсе бу. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Старостин сүзләренә караганда, халык мондый сәүдә нокталарын ябу турында...
    1234
    0
    0
  • 16 октябрь 2015 - 09:00
    Аны Яшел Үзәннеке дип атарга тулы хокукыбыз бар
    Яшел Үзәннең сәнгать галереясында рәссам Альберт Тимершинның "Мин монда тудым" дип исемләнгән күргәзмәсе ачылды. Ул моннан 45 ел элек Яшел Үзәндә туып үскән һәм иҗат күргәзмәсен үзенең юбилеена багышлап үткәрә. Күргәзмәдә 35 эш, аларның барысы да бирегә килүчеләргә ошый. Чөнки монда яшел үзәнлеләрнең балачагы үткән болыннар, Идел буе, тарихи урыннар....
    1239
    0
    0
  • 16 октябрь 2015 - 08:52
    Яшел үзәнлеләргә грипптан саклану өчен берничә киңәш
    Салкыннар җитү белән йогышлы авырулар арасында төп урынны алып торган кискен респиратор вируслы инфекцияләр (ОРВИ) һәм грипп белән авыручылар саны кискен арта. Авыруларның 12-15%ы гриппка туры килә, авыручыларның яртысы диярлек балалар. Грипп ничек йога? Грипп инфекциясе чыганагы - авыру кеше, өч-биш көн дәвамында ул бигрәк тә куркыныч. Гриппның күпләп таралуына...
    1
    0
    0
  • 16 октябрь 2015 - 06:42
    Олы ачасырлылар премьера көтә
    Г.Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында премьера - Батулланың "Кичер мине,әнкәй" спектакле. Әлеге спектакльдә якташыбыз - Олы Ачасыр авылында туып үскән яшь артист Илфат Гыйбадуллин төп рольләрнең берсен уйный. Илфат кечкенәдән мәктәп, авыл клубы сәхнәсендә үскән бала. Авылдашлары аның зур артист булып җитешәчәгенә шикләнми. Бүген дә туган авылы сәхнәсеннән төшми, авылда...
    900
    0
    0
  • 16 октябрь 2015 - 05:44
    Яшел Үзән районы Олы Ачасыр авылында яшьләр хоккей тартмачыгы ясый башлады
    Олы Ачасыр авылында яшьләр инициативасы белән хоккей тартмасы ясала башлады. Ләкин эшләр авыррак бара, чөнки әлеге дә баягы финанс ягы начар. Әмма авылдашлар бу игелеле эштән читтә калмаска ышандыра. Эшмәкәр Әнвәр Миңнуллин да яшьләрнең бу идеясен тормышка ашыруга ярдәм итәчәген белдергән. Хәзер егетләр җирне тигезләү, арзанрак төзелеш материалларын эзләү белән...
    949
    0
    0
  • 16 октябрь 2015 - 04:29
    Яшел Үзән пенсионерлары укый
    "Интернет-озын гомер" проектын тормышка ашырып, Яшел үзән пенсионерлары компьютер белән эш итәргә өйрәнүен дәвам итә. Бүгенге көндә алар Икътисад, идарә һәм хокук институтының Яшел Үзән филиалында белем ала. Пенсия яшендәге өлкән абый-апаларның бирелеп замана техникасын өйрәнүләре - студентларга да үрнәк. Бүгенге көндә курсларда 18 яшел үзәнле укый.
    806
    0
    0
Реклама