Синнән башка
Синсез генә җирдә яши алмыйм,
Синсез генә атмый таңнар да.
Сары көздә миннән киткәң идең,
Әйләнеп кайт ямьле язларда.
Синсез яшәүләре шундый авыр,
Шундый кыен ялгыз талпыну.
Сары көздә очкан яфрак кебек,
Ялгыз гына канат кагыну.
Синсез генә үткән һәр минутым
Айларга тиң, тиң ул елларга.
Ялгызымны, берүк,...