Быел 7 һәм 17нче мәктәпләр арасында, Осиновоның В.Карпов исемендәге лицее, Октябрьский бистәсе янында һәм Васильевоның Лагерная урамнарында спорт мәйданчыклары сафка басачак. Соңгы биш елга күз салсак, барлыгы 18 универсаль спорт мәйданчыгы төзелгән. Иң зур вакыйга, узган елның февралендә, шәһәр халкы күптәннән көтеп алган, «Метеор» йөзү бассейны ачылу булгандыр, мөгаен. Шулай...