Яшел Үзән

30 июль 2015 яңалыклары

  • 30 июль 2015 - 13:35
    Бакырчы көтүе турында һаман язалар
    27 июль көнне «Болгар радио»сының «Чәк-чәк шоу» командасы Яшел Үзән районы Бакырчы авылына көтү көтәргә кайтты. Бәйге шартла­ры буенча, республиканың теләсә кайсы авылында яшәүче халык «чәкчәк»леләрне көтүгә чакырып гариза язарга, ә гаризаны башкалар «смс» белән ныгытырга тиеш иде. Финалга Актаныш районының Табанлы Күл халкы белән Яшел Үзәннең Бакырчы авылы чыкты....
    1377
    0
    0
  • 30 июль 2015 - 12:11
    Интернетта видеоролик урнаштырган яшел үзәнлегә штраф салынды
    Бу видео- экстремистик видео. Яшел Үзән прокуроры ярдәмчесе Регина Гыймранова белдергәнчә, Евгений Р. "Вконтакте" социаль челтәрендә үзенең битендә "РОССИЯ 88" видеоролигын урнаштарган. Ә бу ролик - экстремистик ролик... Видеоязма экстермистик материлалр исемлегенә кертелгән. Белмәүчеләр өчен шуны хәбәр итәбез: әлеге исемлек РФ Юстиция министрлыгы сайтында бар. Яшел Үзән шәһәр суды әлеге...
    1283
    0
    0
  • 30 июль 2015 - 11:18
    Фотокүргәзмәдә син дә катнаш!
    Яшел үзәнлеләрне шәһәрдә узачак фотолар күргәзмәсендә катнашырга чакырабыз.
    1269
    0
    0
  • 30 июль 2015 - 10:58
    Яшел Үзәндә яңа сквер төзелә башлады
    Яшел Үзәнебездә Гәр бистәсе барлыгын барыбыз да белә. Соңгы елларда аның яшәрүен, үсүен дә күзәтәбез, чөнки шәһәр территориясендә үз йортын булдырырга теләүчеләргә менә дигән яшәү урыны ул. Тик бүгенге көнгә кадәр биредә ял итәрлек бер кечкенә генә булса да оазис юк. Бистәнең территориаль иҗтимагый узидарә әгъзалары һәм атакай Святослав инициативасы...
    1290
    0
    0
  • 30 июль 2015 - 10:42
    Ике пенсионер машина астында калган – икесе дә вафат
    1936 һәм 1938 елгы пенсионерлар юлны тиешсез урында кисеп үтәргә теләгән. Бу хәл Казанның Вишневский урамында булган.
    1276
    0
    0
  • 30 июль 2015 - 10:15
    Яшенле яңгырлар килә
    Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 30 июльдә, республиканың күпчелек районнарында яшен булу һәм көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 21 секундка җитеп көчәюе ихтимал.
    1285
    0
    0
  • 30 июль 2015 - 09:52
    Яшел Үзәндә моңарчы күрелмәгән проект
    «Шундый итеп яз, тизарада клуб төзеп бирерлек булсын!» - диде Бакырчыда мине таныган һәркем. Электән калган гадәт буенча ташка басылган сүзне район җитәкчелеге дә җитди кабул итә, дип уйлыйлар... һәм дөрес эшлиләр.
    1286
    0
    0
  • 30 июль 2015 - 09:48
    Моның өчен “Чәкчәк шоу» «гаепле»-2!
    Хөрмәтле дуслар, Бакырчыда булган искиткеч күңелле шоудан фотографияләр бик күп булу сәбәпле, без аларны өлеш-өлеш бирергә булдык. Көн дә безнең сайтка кереп, яңа фотолар белән таныша аласыз.
    1291
    0
    0
  • 30 июль 2015 - 09:44
    Яшел Үзәндә дуслык җиңә
    Яшел Үзән шәһәр пляжында "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Яшел Үзән бүлеге әгъзалары һәм "Президент белән бергә" яшьләр иҗтимагый хәрәкәте активистлары арасында шахмат турниры булды.
    1331
    0
    0
  • 30 июль 2015 - 09:38
    Акча белән сак бул
    Күптән түгел генә яшел үзәнлеләрнең банк карточкасыннан акчалары югалу турында язган идек. Саклык банкы карточкасыннан акчасын югалткан 72 кеше Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенә гариза язган. Барлыгы 1 млн сум тирәсе акчаларыннан колак какканнар.
    1354
    0
    0
  • 30 июль 2015 - 05:03
    "Ак Барс" хоккейчылары сәфәрдән кайтты
    Казанның "Ак Барс" хоккейчылары сезон алды җыеннарыннан кайтты.
    1258
    0
    0
  • 30 июль 2015 - 04:49
    Яшел үзәнлеләрне “Свияжск АРТель” чакыра
    1 августта Зөя утравында "Свияжск АРТель" театраль лаборатория кысаларында оештырылган өч театраль спектакль эскизы күрсәтеләчәк. Керү бушлай. Спектакльләрнең расписаниесе: 12.00 - "Сказка о Солтане" . Режиссеры Радион Букаев ( Елец шәһәре). 15.00 - "Золотой Петушок" сузыкаль эскизы. Режиссеры Елизавета Бондарь ( Мәскәү). 17.00 - "Сказка о попе и работнике Балде"...
    1288
    0
    0
Реклама