Яшел Үзән

15 декабрь 2014 яңалыклары

  • 15 декабрь 2014 - 12:20
    РОСТО спартакиадасында сынатмадылар
    Спортның хәрби-гамәли төрләре буенча зональ спартакиадада Яшел Үзән командасы - I алды, ә республика ярышларында лаеклы II урынга чыкты. Яшел Үзән данын механика көллиятендә укучы булачак солдатлар һәм ДОСААФның Яшел Үзән бүлеген тәмамлаучылар яклады. Республика ярышларында безнекеләр лаеклы чыгыш ясады - гер күтәрү буенча - III, Калашников автоматын кору буенча...
  • 15 декабрь 2014 - 12:17
    Яшел Үзәндә автобус йөртүче юл тизлеген арттырган
    Сафоново - Помар юлында "Хюндай" автобусын йөртүче 35 яшьлек ир юл тизлеген арттырган һәм дистанция сакламаган. Нәтиҗәдә "ВАЗ-21140" автомобиле белән бәрелешеп, икесе дә юл кырыена төшеп киткән. Баш мие селкенгән ике автобус пассажирының берсен Яшел Үзән дәваханәсенә, икенчесесен РКБга җибәргәннәр.
  • 15 декабрь 2014 - 12:09
    Яшел Үзән автомобиль карагы тотылган
    Гоголь урамында яшәүче үзенең автомобиле югалу турында полициягә хәбәр итә. Автомобиль Каюм Насыйри урамында юлдан төшеп киткән урында табыла. Салонда беркем дә булмый, әмма аяк эзләре калган була. Шушы аяк эзеннән пролиция хезмәткәрләре каракны Заикин урамында тота. Тоткарланучы 10 автомобиль урлауда катнашуын таный. http://u0.s.vpenze.ru/userfiles/picoriginal/img-20140207121125-395.jpg
  • 15 декабрь 2014 - 11:38
    Штрафлар арта
    Татарстанда 15 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр махсус режим кертелә. Бу чорда янгын куркынычсызлыгы законын бозган өчен штрафлар күләме арта. Әлеге режим кысаларында пиротехниканы сәнәгать биналары һәм транспорттан - 1000, ә йортлардан һәм кеше күп җыелган урыннарда 100 метрдан читтә генә кулланырга ярый. Закон бозучыларга штрафлар зур: 2 меңнән алып 4...
  • 15 декабрь 2014 - 10:38
    Тагын юл корбаны
    9 декабрьдә төн уртасында Йошкар-Ола-Яшел Үзән-Казан юлында «Шевроле-Круз» автомобилен йөртүче Әйшәдә яшәүче 26 яшьлек егет руль артына исерек килеш утырып, йөрү тизлеген арттырган һәм каршыдан килүче «МАЗ-64229» автомобиле белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә «Шевроле-Круз» автомобиленең пассажиры - 23 яшьлек егетнең гомере шул урында ук өзелгән. http://www.tsn-tv.ru/data/images/50bb2ccc287b59.32394556.jpg
  • 15 декабрь 2014 - 07:55
    2015 елның 1 гыйнварыннан бәяләр арта, диләр
    Без инде һәр яңа ел башында бәяләр артуга өйрәнеп киләбез бугай. Торак-коммуналь хуҗалыкка булсынмы ул, азык-төлеккәме, бераз шаулап алабыз да, тынычланабыз. Быел исә хәл башка, җәмәгать. Әле Кәҗә елына аяк та басырга өлгермәдек, ул безгә мөгезләрен күрсәтә башлады инде. Берәүгә дә сер түгел, яңа елдан бәяләрнең кабат артуы көтеләчәк. Интернеттан...
  • 15 декабрь 2014 - 07:07
    Наркополицейскийлар бер хәбәрне дә игътибарсыз калдырмый
    «Үлем саталар, хәбәр ит!» Бөтенроссия наркотикларга каршы акциясенең икенче этабы барышында Яшел Үзән наркоконтроль бүлегенең ышаныч телефонына шәһәр халкыннан алты мөрәҗәгать килгән. - Бу мөрәҗәгатьләрдә наркотикларны сату һәм куллануга бәйле фактлар турында мәгълүматлар бар иде, - дип сөйли бу хакта оперуполномоченный Светлана Крылова. - Һәр мөрәҗәгатьне оператив-тикшерү төркеме тикшерә. Мәсәлән,...
Реклама