Яшел Үзән

24 ноябрь 2014 яңалыклары

  • 24 ноябрь 2014 - 08:58
    Террорчылыкка каршы документаль фильм карагыз
    Терроризм - кешелеккә иң җитди һәм куркыныч янау. Террорчылар кемнәр алар һәм максатлары нинди? Кеше үлемнәре кемгә кирәк? Кешеләр көчләү идеологлары "кармагына" ничек эләгә? Ислам нәрсәгә өйрәтә? Террорчылык сугышыннан безне кем саклый? Эксклюзив интервью. Танылган сәясәтчеләр, психологлар, динчеләр, экспертлар һәм террорчылыкка каршы бүлекчә ветераннары фикерләре. Махсус хезмәтләрнең оператив съемкалары. Боларның...
  • 24 ноябрь 2014 - 07:18
    Идар Гариповтан өйрәнегез!
    Татар Танаенда матур, төзек өйләрнең күплеге күзгә ташланды. Аларның кызыл кирпечтән салынган булуларына да игътибар иттем. Ихаталарын әйләндереп алган коймалары һәм капкалары да йортларына килешле итеп заманча ясалган аларның. Кыскасы, авылның төзеклеге минем күңелне күтәрде һәм биредә ифрат тырыш һәм оста куллы кешеләр яши икән, дигән фикер уятты. Алай гынамы,...
  • 24 ноябрь 2014 - 07:14
    Х сыйныф укучысын наркотик белән тотканнар
    Патруль посты хезмәте Фрунзе урамындагы бер йортның баскыч мәйданчыгында, ак төстәге порошок төрелгән, төргәк табып ала. Экспертлар моның синтетик наркотик икәнлеген ачыклый. Иң гаҗәпләндергәне шул: бу төргәк Әйшәнең 10 сыйныф укучысыны булганлыгы ачык­лана.
  • 24 ноябрь 2014 - 07:10
    Ана капиталы бетәме?
    Ана капиталының киләчәк язмышын Россия президенты Владимир Путин 4 декабрьдә узчачак Федераль җыелышка мөрәҗәгатендә әйтәчәк, дип хәбәр итә ТАСС. "Алдан ук әйтәсем килми, шулай да төгәл булырга кирәк. Программа бер елдан бетәчәк һәм бу хакта һәркем белергә тиеш," - ди ул.
Реклама