Яшел Үзән

18 ноябрь 2014 яңалыклары

  • 18 ноябрь 2014 - 12:58
    Сабыйларның шатлыгы эчләренә сыймый
    Узган җомгада шәһәрдә балалар һәм аларның әти-әниләре өчен әйтеп бетергесез зур бәйрәм булды. Бер көнне ике балалар бакчасы ачылды. Зеленый Дол кварталында «Пчелка» балалар бакчасы ачылу биредә яшәүчеләр өчен көтеп алынган вакыйга. Һәр иртә, яңгырлымы, буранлы көнме ул, сабыен күтәреп Мирный бистәсендәге бакчага таудан менү мәшәкатьләрен күз алдына китерүгә, әти-әниләрнең...
    662
    0
    0
  • 18 ноябрь 2014 - 10:42
    Бушлай юридик ярдәм
    20 ноябрьдә 14тән 18 сәгатькә кадәр, Чайковский урамының 56нчы йортында урнашкан, Мәгариф идарәсе бинасында ятимнәр, әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм булган балалар һәм аларның законлы вәкилләре яки тәрбиягә сабый алырга теләгән кешеләр өчен бушлай юридик ярдәм күрсәтелә. Теләге булганнар рәхим итегез.
    1434
    0
    0
  • 18 ноябрь 2014 - 10:32
    Тыелган матдә агач төбендә генә булган
    Яшел Үзән прокуратурасы наркотик матдә саклаган һәм саткан өчен 22 яшьлек Андрей Леонтьевка (исем-фамилиясе үзгәртелгән) карата ачылган җинаять эшен судка җибәрде. Шәһәр прокуроры урынбасары Эдуард Миңнегалиев аңлатуынча, бу елның августында Леонтьев Васильевоның Октябрьская урамында кәрәзле телефонына килгән смс-хәбәрдән файдаланып, үзенә наркотик матдәле тәмәке кушылмасы сатып алырга була. Шул уй белән...
    759
    0
    0
  • 18 ноябрь 2014 - 08:11
    Сорауларыгыз булса
    2014 елның 19 ноябрендә 10нан 13кә сәгатькә кадәр «Бердәм Россия» сәяси партиясенең җирле бүлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Иван Егоров халыкны кабул итә. Өстәмә мәгълүмат алу өчен адрес: Яшел Үзән шәһәре, Норкин урамы, 3нче йорт, тел. 4-22-52. http://kazanweek.ru/images/art/4363.jpg
    1
    0
    0
  • 18 ноябрь 2014 - 07:59
    Киңәшләр
    Йомырка агына берничә тамчы серкә өстәсәң, бик яхшы күперә.
    2227
    0
    0
  • 18 ноябрь 2014 - 07:57
    Түгәрәк шарчыклар
    Тавык ите шулпасында ярты стакан дөгене пешерәсең. 2/3 өлеш кукуруз, 5 йомырка, 250 грамм краб таяк­чыклары, 200 грамм сыр кирәк була. Дөге белән краб таякчыкларын, 5 йомырканы иттарткычтан чыгарырга. Шул массага кукуруз салып, майонез белән болгатырга да вак-вак түгәрәк шарчык­лар ясарга. Тәлинкәгә куйганчы вак кыргычтан уылган сырда тәгәрәтеп алырга.
    808
    0
    0
  • 18 ноябрь 2014 - 07:53
    "Могҗиза" салаты
    Бу салат катлы-катлы итеп эшләнә. 300 грамм пешкән тавык ите, 3-4 данә тозлы кыяр, 1 данә йомырка, 1 данә кишер, 1 данә суган, 100 грамм консервланган яшел борчак, 100 грамм караҗимеш, тоз, майонез кирәк. Иң элек тавык итен ваклап турап, аннан соң угычта уылган тозлы кыяр, туралган суган, йомырка, яшел...
    858
    0
    0
  • 18 ноябрь 2014 - 07:18
    Безнекеләр Казанда да сынатмады
    Казанның «Авиатор» балалар- яшүсмерләр спорт мәктәбендә яңа гына көрәшә башлаган балалар арасында милли көрәш буенча ачык беренчелек булды. Анда безнең Яшел Үзән спорт көрәше мәктәбеннән дә яшь спортчылар катнашты. Тренер Камил Хәмидуллин кулы астында шөгыльләнүчеләр Яруллин Инсаф, Сафин Динар, Гайнуллин Даут, Хәйретдинов Нияз, Салаватов Айнур югары нәтиҗә күрсәтеп, I, II,...
    785
    0
    0
Реклама