Яшел Үзән

17 ноябрь 2014 яңалыклары

  • 17 ноябрь 2014 - 13:19
    ЗФЗда яңа җитәкче
    Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә ЗФЗ предприятиесенә яңа җитәкче билгеләнде. Дмитрий Анатольевич Зотов, генераль директор буларак, ЗФЗда октябрьдән эшли. Әлмәт шәһәрендә туган, КАИ уку йортын тәмамлаган.
    654
    0
    0
  • 17 ноябрь 2014 - 12:51
    Яшел Үзән районында ике балыкчыны коткарганнар
    Исак авылыннан ерак түгел, бер атна элек ике балыкчы батып үлгән җирдә, узган шимбәдә 2 балыкчыны коткарганнар. Марий Элда яшәүчеләр балык тотарга дип, көймә белән Зөя елгасындагы бер утрауга килгәннәр. Аларның сөйләүләре буенча, кичтән елга өстендә боз булмаган. Ә икенче көнне иртән су өсте боз белән капланган, һәм алар йөзгән...
    608
    0
    0
  • 17 ноябрь 2014 - 11:27
    2015 елда 122 көн ял итәчәкбез
    2015 елда татарстанлылар 122 көн ял итәчәк, бу якынча 4 ай дигән сүз. ТР Хезмәт министрлыгы киләсе елга эш календарен төзегән. Анда атнага 5 көн эшләүчеләр өчен эш һәм ял көннәре күрсәтелгән. Ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, эш көне барлыгы 243 көн тәшкил итә. Шулар арасында 8 1 сәгатькә кыскартылган...
    588
    0
    0
  • 17 ноябрь 2014 - 10:33
    Хәтерне яңартыйк!
    Оныту чире башланса, һичкичекмәстән ашыгыч чаралар күрегез. Рационыгызга мәҗбүри рәвештә составында клетчатка һәм пектин күп булган ризыклар кертегез. Мәсәлән, болар: Кишер - баш миендә матдәләр алмашу процессын яхшырта. Бигрәк тә текстларны истә калдыруны җиңеләйтә. Шуңа күрә имтиханга әзерләнгәндә уган кишерне үсемлек мае белән ашарга кирәк (майсыз ашасаң, иң кирәкле матдә...
    2329
    0
    0
  • 17 ноябрь 2014 - 10:27
    Кешедән калганга кызыкма!
    Үлгән туганнарының әйберләре һәм фотосурәтләре кешенең язмышына һәм сәламәтлегенә ничек тәэсир итә? Үзеңнеке булмаган әйберләр белән бик сак булыр­га кирәк. Нинди дә булса предметтан кеше никадәр озаграк файдаланса, ул әйбер әлеге кешенең энергетикасын шулкадәр күбрәк сеңдерә. Хуҗаларының бик күп энергетикасын бизәнү әйберләре үзләренә җыя, аеруча кыйммәтле ташлылар. Шуңа күрә, башка...
    1074
    0
    0
  • 17 ноябрь 2014 - 10:15
    Акча кемне ярата?
    * Эшләп тапкан акчаң өеңне яратсын дисәң, хезмәт хакы алган көнне 1 сумын да туздырма, получка тулысынча өйдә бер кич булса да кунарга тиеш. * Бина эчендә сызгырсаң, өстәл өстен кул сырты яки уч белән сыпырып алсаң, акча синдә тормас. * Күршегә ипи-тоз биреп торырга ярамый, алар белән бергә өйдән...
    1147
    0
    0
  • 17 ноябрь 2014 - 07:52
    «Әнием – күз нурым»
    Хөрмәтле газета укучылар! Күрәсездер, газета сайты үзенең эшен тагын да җанландырып җибәрде. Фотоконкурсларны ай саен үткәрергә булдык. Чираттагысы, Аналар көненә багышлап, «Әнием - күз нурым» дип атала. Газетаның электрон адресына газиз әниләребезнең фотоларын җибәрегез. Гади паспорт фотосы гына булмасын иде ул. Әниегез, энегезне матур җырлар белән йоклатып, бишек янында басып...
    1248
    0
    0
  • 17 ноябрь 2014 - 06:02
    Бакчага бәяләр арта
    2015 елның гыйнварыннан республиканың барлык балалар бакчасына йөрү өчен бәя 500 сумга артачак. Әле әти-әниләр узган ел арткан бәядән дә айный алмый. Ул вакытта ата-аналар ризасызлык белдергән иде. Балалар бакчасына йөрү бәясе бакчаның категориясенә, режимына һәм баланың яшенә бәйле дип, хәбәр итә efir24.tv.
    592
    0
    0
Реклама