Яшел Үзән

11 ноябрь 2014 яңалыклары

  • 11 ноябрь 2014 - 13:12
    Район сессиясендә
    Яшел Үзән муниципаль районы депутатларының чираттан тыш 48нче сессиясендә 8 мәсьәлә каралды. Финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Ольга Дегтеваның 2014 елның 9 ай эчендә муниципаль районның бюджет үтәлеше турындагы чыгышы - шул мәсьәләләрнең иң мөһиме дип әйтергә ярый. Беренче тугыз ай эчендә керем 1 млрд 687 млн сум тәшкил иткән. Узган елгы...
    607
    0
    0
  • 11 ноябрь 2014 - 13:10
    Башлык Роспотребнадзорны активлашырга чакырды
    Яшел Үзән районы кулланучылар күзәтчелеге идарәсе юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр эшендә 100 процент хилафлык тапкан. Бу санны җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсендә агымдагы елның 9 ае турында ясаган чыгышында әлеге идарә җитәкчесе Екатерина Агеева яңгыратты. «Закон буенча юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр өч елга бер тапкыр гына тикшерелә, 100 процентлы күрсәткеч...
    801
    0
    0
  • 11 ноябрь 2014 - 13:01
    «Импульс» җиңүче
    «Импульс» халык хореография коллективы Ярослав өлкәсендә узган «Россия балалары» фестивалендә халык биюен башкарып - I урын, ә эстрада биюе номинациясендә II урынны яулады. Котлыйбыз!
    589
    0
    0
  • 11 ноябрь 2014 - 11:48
    Авария хәлендәге йортларда яшәүчеләр игътибарына
    14 ноябрьдә Горький исемендәге мәдәни үзәктә авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрне яңа йортларга күчерү турында мәсьәләгә багышланган киңәшмә була. Әлеге проблема белән кызыксынучыларны 18 сәгатьтә мәдәни үзәктә көтеп калабыз.
    637
    0
    0
  • 11 ноябрь 2014 - 10:49
    Бөтендөнья сыйфат көне
    13 ноябрьдә Бөтендөнья сыйфат көне билгеләнә. Ул ел саен ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә уздырыла. Аның максаты - продукция һәм халыкка күрсәтелүче хезмәтләрнең сыйфатын арттыру. Быел Яшел Үзәндә чаралар планы төзелгән инде. Аны Татарстан алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән бүлеге хезмәткәрләре контрольдә тотачак. Ул 12 ноябрьдә башлана. Бу көнне берничә кибеттә Яшел Үзән...
    639
    0
    0
  • 11 ноябрь 2014 - 10:47
    Исерек автомобильче барыбыз өчен дә куркыныч
    Яшел Үзән ЮХИДИ хезмәткәрләре юлларга исерек килеш чыккан автомобильчеләрне ачыклауны дәвам итә, даими рәвештә рейдлар уздырып тора. Исерек автомобильче болай да куркыныч юлларда фаҗигаләр чыгарырга, күпме кешенең гомерен куркыныч астына куярга мөмкин. -17 октябрьдә Йошкар-Ола - Яшел Үзән юлында ДПС хезмәткәрләре «Лада-Приора» автомобилен туктатмакчы була, әмма йөртүчесе алар кушканны үтәми,...
    529
    0
    0
  • 11 ноябрь 2014 - 10:36
    Депутат сайлаучыларны кабул итә
    Бер мандатлы Идел буе 31нче сайлау округыннан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ренат Мистахов сайлаучыларны кабул итә: Һәр так айның һәр соңгы пәнҗешәмбесендә ( Норлат авылының Гагарин урамындагы 46нчы йортында. Тел 3-97-51; Һәр җөп айның һәр соңгы пәнҗешәмбесендә (2014 елның декабреннән башлап) Карамалы Тауның 1 Май урамындагы 70нче йортта, тел....
    537
    0
    0
  • 11 ноябрь 2014 - 10:11
    Законнарны белмәү җаваплылыктан коткармый
    Коррупциягә бәйле җинаятьләрнең күбесе муниципаль җирләрне бүлгәндә вазифадагы затлар тарафыннан кылына. Октябрь ахырында Яшел Үзән суды Норлат авыл җирлеге башкарма комитетының элеккеге башлыгы , 54 яшьлек Илгиз Кашаповны хезмәт вазифасын үз максатында файдалануын гаепләп, хөкем карары чыгарды. Яшел Үзән прокурорының беренче урынбасары Анатолий Трифонов хәбәр итүенчә, Илгиз Кашапов Норлат авыл...
    726
    0
    0
  • 11 ноябрь 2014 - 08:36
    Яшел Үзәндә ике балыкчы батып үлгән
    Кичә, Зөя елгасында Исаково күпере янында боз астына китеп, 2 балыкчы батып үлгән. Күргән кешеләр сүзләренә караганда, алар яр буеннан 50-60 метрда балык тотканнар. Өйгә кайтырга җыенганда гына аяк астында боз ярылып, икесе дә боз астына китә. Фаҗига булган урында Казан водолазлары 7 метр тирәнлектән балыкчыларның гәүдәләрен тапканнар. Алар икесе...
    598
    0
    0
  • 11 ноябрь 2014 - 08:07
    Яшел үзәнле Коръән китабын миллион ярымга сатарга тели
    Яшел ,үзәндә уникаль Коръән китабын сатуга куйганнар, дип яза prokazan. Сатучы әлеге бәянең зурлыгын китапның бик борынгы, хәтта XVII-XVIII гасырга караган булуы белән аңлата. 60 биттән торган күн тышлы Коръән кулдан язылган. Сатучыга ул бабасыннан мирас буларак күчкән булган.
    518
    0
    0
  • 11 ноябрь 2014 - 07:04
    Норлат ягында өммәтлеләребезнең бәхетле көне
    Норлатлыларга Өйлә һәм аннары Икенде намазларын Яшел Үзән районы мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт һәм элек Кол Шәриф мәчете имамы булып хезмәт иткән Рамил хәзрәт белән бергә укырга насыйп булды. Норлат мөселманнары дәрәҗәле кунакларны Хәмзә мәчетенә Корбан ашына чакырганнар иде. Норлатлылар түземсезлек белән көтеп алды кунакларны. Аеруча мәчетнең имамы Илшат хәзрәт дулкынлангандыр,...
    642
    0
    0
Реклама