Яшел Үзән

15 сентябрь 2014 яңалыклары

  • 15 сентябрь 2014 - 11:38
    Яшел Үзән төбәгендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлаулар зур активлык белән үтте
    Беренче тапкыр сентябрь аенда тавыш бирдек быел. Эш вакытында тагын бер мәшәкать дип сөйләнүчеләрнең фаразы расланмады. Киресенчә, халык зур активлык күрсәтте. Көн кояшлы булып, күңелләрне матур эшләргә рухландырып торды. Авылларда халык бакча эшләрен төгәлләде, кыр эшләре дә төгәлләнү алдында, шәһәрдә исә халык авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәләрендә кышка хәстәрләнде. Әлбәттә инде,...
  • 15 сентябрь 2014 - 07:51
    Яшел Үзәндә “Мәктәпкә җыенырга булыш!” акциясе традициягә әйләнде
    "Мәктәпкә җыенырга булыш!" республика хәйриячелек акциясе кысасында безнең районда укырга барырга җыенган шактый гына балага ярдәм күрсәтелде. Район буенча мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче беренче сыйныфка баручы - 591 һәм икенче-унберенче сыйныфларга укырга барган 1141 балага мәктәп кирәк-яраклары алып бирелде. Болар өчен барлыгы 1 668 000,00 сум хәйрия акчасы тотылды. Алай гына...
  • 15 сентябрь 2014 - 06:27
    ТР Президенты: “Сайлаулар уңышлы узды, сайлаучыларның 80 проценттан артыгы тавыш бирде”
    ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлауның якынча мәгълүматлары буенча, "Бердәм Россия" партиясе 84,3 процент тавыш җыя. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген иртән журналистлар белән очрашуда ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлау нәтиҗәләрен шәрехләп үтте. - Сайлау уңышлы үтте, сайлаучыларның 80 проценттан артыгы тавыш бирде. Якынча нәтиҗәләр буенча, "Бердәм Россия" партиясе 84,3 процент,...
  • 15 сентябрь 2014 - 05:37
    Башта сайладык, аннары йөгердек
    "Маяк" спорт комплексында сайлаулар көнне Михаил Шорин истәлегенә марафон үтте. Ярышларда катнашу өчен Казан спортчылары да килде. Иң олы спортчы, якташыбыз, Карашәм авылында туып үскән, ветераннар арасында җиңел атлетика буенча дистәдән артык дөнья чемпионы Әхмәт Сиражиев та бар иде. Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин да марафонда катнашучылар белән бергә...
  • 15 сентябрь 2014 - 04:42
    Яшел Үзән районы территориясендә “Уңыш” операциясе бара
    Яшел Үзән муниципаль территориясендә "Уңыш" оператив-профилактика операциясе бара. Төп максат - терлек азыгы әзерләү һәм урак эшләре барышында уңышны саклап калу. Эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре ай дәвамында уңышны район территориясеннән законсыз чыгару, урлау, хуҗасызлык эшләрен кисәтәчәк. Моннан кала урак эшләренә җәлеп ителгән кешеләр яшәүче авыл җирлекләрендә тәртип саклаячаклар. Операция 30...
Реклама