Яшел Үзән

27 июнь 2014 яңалыклары

  • 27 июнь 2014 - 12:09
    Яшел Үзәндә су булмый
    Ремонт эшләре булу сәбәпле Яшел Үзәндә 27 июньнең 22 сәгатеннән 28 июньнең 18 сәгатенә кадәр су булмый. Су запасы җыеп калыгыз!
    2417
    0
    0
  • 27 июнь 2014 - 10:27
    Авылымның чишмәләре чылтырап агып тора
    Карашәмдә туып үсеп, хәзерге вакытта Яшел Үзәндә яшәүче авылдашыбыз Рәшит абый Хәмидуллин тәкъдиме һәм ярдәме белән быел да Чишмә бәйрәме узды. Бәйрәм иртәсендә үк авылга җыр-моң, учакта пешкән коймак, пылау исләре таралды. Бәйрәм Җәләлетдин чишмәсе янында үткәрелде. Карашәмебез чишмәләргә бик бай. Нинди исемдәгеләре генә юк аларның: Авыл кизләве, Тукташ кизләве,...
    623
    0
    0
  • 27 июнь 2014 - 10:27
    Чишмәсез авыл авылмыни?!
    23нче балалар бакчасында Чишмә бәйрәме узды. Бу бәйрәмне үткәрүнең максаты - әби-бабаларыбыздан калган байлыкны таркатмыйча, суын саектырмыйча яшьләр кулына тапшыру, чиста су чыганагы булган чишмәләрне гомер буена карап тору кирәклеген балаларга сеңдерү. Чишмәсез авыл авылмыни ул?! Безнең балалар авылга әби-бабалары янына кайтып йөриләр, чишмәләрне рәсемнән генә түгел, ә күреп беләләр....
    469
    0
    0
  • 27 июнь 2014 - 10:23
    Көтү куганда гына таралдык
    Урам, урам, безнең урам, Безгә бәхет юраган. Әйдә, яшьти, уйна гармун - Бер әйләник урамнан, - дип җырлый Габделфәт Сафин. Мамадыш-Әкил авылының Татарстан урамы да, нәкъ җыр­дагыча, барлык балаларын үз кочагына алды. Эштән арыган халык, мәшәкатьләрен кырыйга куеп, түгәрәк, мул өстәл тирәсенә Урам көнен бәйрәм итәргә җыелды. Шунысы шатландыра: бәйрәмгә...
    602
    0
    0
  • 27 июнь 2014 - 10:20
    Эшче җитсә, эш уңар иде
    Печән өсте. Авыл халкы табигать биргән байлыкны мөмкин кадәр кыска вакытта чабып-киптереп һәм җыеп-төреп куярга тырыша. Печән, фураж кебек терлек азыгын кышка әзерләү буенча хуҗалыкларда кызу эш бара. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә барлыгы 20070 баш мөгезле эре терлек асрыйлар бездә. Шул кадәрле малны кышын...
    529
    0
    0
  • 27 июнь 2014 - 07:18
    Иделгә таянган отар
    Васильево бистәсенең Идел ярында урнашкан булуы аңа яңа күтәрелеш бирергә мөмкин. Идел буенда булган тарихи вакыйгалар белән кызыксынучылар һәм сәяхәтчеләр өчен иң уңайлы урын ул. «Казан-Раифа-Васильево-Свияжск ут­равы» туристлар маршрутын булдырганда, бистәнең яр буйларын төзекләндереп, анда заманча матур биналар корырга һәм пристань да төзергә кирәк булачак. Васильевоның киләчәген Идел белән бәйләгәндә...
    463
    0
    0
  • 27 июнь 2014 - 07:17
    Радужныйга юл
    Осиново бистәсендәге Радужный мик­рорайонына илтә торган юлны төзекләндерергә керешәчәкләр. Җимерелеп беткән юлда бик еш бөкеләр хасил булган һәм аварияләр килеп чыккан. Биредә яшәүчеләр, юлны төзекләндерүләрен сорап, район хакимиятенә юлны өзмәгәннәр. Йөри торгач, ниһаять, теләкләренә ирешкәннәр. Бистәдә яңа юл инде август башларында ук булачак, дип ышандыралар. Проектның бәясе 47 миллион сум.
    666
    0
    0
  • 27 июнь 2014 - 07:17
    Котлыйбыз!
    Халык сәламәтлеген саклау эшендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен «Яшел Үзән үзәк район дәваханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең анестезиология-реанимация бүлекчәсе мөдире - табиб-анестезиологы-реаниматологы Мостафина Лариса Анатольевнага «Татарстан Республикасының атказанган табибы» дигән мактаулы исем бирелде.
    0
    0
    0
Реклама