Яшел Үзән

14 май 2014 яңалыклары

  • 14 май 2014 - 12:29
    Акъегет мәктәбендә “Җырлы-моңлы балачак”
    Акъегет урта мәктәбе укучылары май ае башында мәдәният йортында "Җырлы-моңлы балачак" дип исемләнгән концерт-тамаша күрсәтте. Концерт бер сулышта узды, чөнки балалар аңа нык әзерләнгән иде. Ата-аналар, авыл халкы балаларның чыгышларын яратып, сокланып, мөкиббән китеп карап утырды. Залда алма төшәрлек тә урын юк иде. Балалар сәхнәдә үзләрен бик иркен, чын артистларча...
    394
    0
    0
  • 14 май 2014 - 10:59
    Яшел Үзәнне чәчәккә күмү өчен 18 миллион сум акча бирелгән
    Яшел Үзән урамнарын яшелләндерүгә район бюджетыннан 18 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Чәчәкләрне утыртырга кече архитектура формалары сатып алмакчылар быел. Алар шәһәрне үзенчәлекле итеп бизәп торачак. Тагын бер яңалык - парк зонасына 21 скульптура сатып алу өчен аукцион документациясе әзерләнә.
    354
    0
    0
  • 14 май 2014 - 09:54
    Яшел Үзәндә лифтлар төзеклегенә игътибар бирелә
    Язгы-җәйге чорда шәһәрдә күпкатлы 12 йортта комплекслы ремонт эшләре алып барылачак. Шулай ук 2 йортта лифтны алмаштыру, тагын 1 йортта лифт һәм түбәне ремонтлау күздә тотыла. Әлеге программаны гамәлгә ашыруга 188 миллион сум акча каралган. Шул исәптән шәһәрдә - 144 миллион сум. Подрядчылары сайланган инде, бүген-иртәгә эш башланырга тора.
    295
    0
    0
  • 14 май 2014 - 09:33
    Күгәй авылында – татарча көрәш
    17 майда Күгәйдә элек озак еллар дәвамында күмәк хуҗалыкны җитәкләгән, соңыннан имам-хатиб вазифасын башкарган Галим ага Гайнуллин истәлегенә татар-башкорт көрәше турниры үткәреләчәк. Ярышларга күрше район спортчылары да чакырулы. Ярыш 10 сәгатьтә башлана.
    271
    0
    0
  • 14 май 2014 - 06:21
    Фигуралы шуу буенча Яшел Үзән районы беренчелеге ярышлары үтте
    "Ледокол"да узган бу ярыш Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланган иде. Анда үзебез һәм күрше республикалардан 160 спортчы катнашты. Яшел Үзән, Чабаксар, Чистай, Питрәч, Волжск, Казан шәһәрләреннән килгән яшь спортчылар берсеннән-берсе матур, берсеннән-берсе көчле иде. Бу турнир 2011 елдан бирле үткәрелә. Монда командаларның синхрон шууы буенча да ярышлар булды. Җиңүчеләр арасында...
    286
    0
    0
  • 14 май 2014 - 05:57
    Яшел Үзәндә вакытлыча су булмый
    " Яшел Үзән Водоканалы" предприятиесе хәбәр иткәнчә, планлы рәвештә эш алып бару сәбәпле, агымдагы елның 16 маеның 22 сәгатеннән 17 майның 18 сәгатенә кадәр шәһәрнең көнбатыш өлешендә салкын су бирү туктатыла. Вакытлыча уңайсызлыкны алдан белеп (күрешләргә, таныш-белешләргә хәбәр итегез) су җыеп куярга онытмагыз.
    358
    0
    0
  • 14 май 2014 - 05:15
    Исак авылында автомобильчене талаганнар
    Яшел Үзән районындагы Исак авылында урнашкан "Алан" кафесына юлчылар еш туктала. Кафеның федераль юл буена урнашуы, биредәге хезмәт күрсәтүнең сыйфаты яхшы булганга күрәдер мөгаен, монда ерак юл йөрүчеләр куна кала. Мондый урыннарда җинаятьчеләр дә йоклап ятмый. Күптән түгел генә төнге бер белән ике арасында Удмуртия ягыннан килүче "Мерседес" автомобиле хуҗасын...
    266
    0
    0
  • 14 май 2014 - 04:49
    Урман бетеннән сак булыгыз
    Ел фасылының иң матур вакыты. Халык - бакчада, урманда, су буйларында. Ләкин нәкъ менә шушы чорда вируслы авырулар ешая. Шуларның берсе - талпаннар яки урман бетләре китереп чыгаручы вируслы энцефалит авыруы. Талпан энцефалиты - нерв системасын зарарлаучы һәм күп вакытта инвалидлыкка китерүче йогышлы авыру. Әлеге авыруны бик вак булган 20-30...
    342
    0
    0
Реклама