Яшел Үзән

4 апрель 2014 яңалыклары

  • 4 апрель 2014 - 12:24
    Яшел үзәнле, электричка астында калып, һәлак булды
    Икенче апрельдә "Зеленый Дол" тимер юл станциясендә 19 яшьлек егет поезд астында калып һәлак булды. Билгеле булганча егет төнлә "Свияжск-Казан" электричкасы якынлашуын күрә торып, юлны тиз генә йөгереп чыкмакчы була. Машинист, юлда кешене күреп, электричканы туктатырга уйлый, каты итеп гудок та бирә, әмма бу ярдәм итми - егет поезд астында...
  • 4 апрель 2014 - 05:55
    Үрнәк алыгыз, буйдаклар!
    Ачык хат көннәрендә авыл халкы белән очрашуларда һәр авыл тормышының үзенчәлекле яклары ачыла. Әмма авылда яшәүчеләрнең көндәлек тормышларына кагылышлы уртак мәсьәләләр дә байтак икән. Быел да мин күп кенә авыл җирлекләрендә үткәрелгән җыеннарда катнашытым һәм шунда гаҗәп бер проблема белеп аптырап калдым. Район авылларында, нигездә, өлкәннәр яшәве мәгълүм инде. Яшьләрнең...
  • 4 апрель 2014 - 05:51
    Мәңге сакланырга хаклы томнар
    1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 70 елга якын вакыт узып китте. Бу вакыт эчендә меңләгән китаплар, мемуарлар, энциклопедияләр нәшер ителде, дистәләгән конференцияләр, диспутлар үткәрелде, күп кенә тарихи вакыйгалар ачыкланды кебек. Ләкин 1941 ел сугышының беренче ачы мизгелләре, 1942 елның җәй һәм алдагы көз айларындагы трагедик вакыйгалар, командованиенең 1941-1942 еллардагы...
  • 4 апрель 2014 - 05:47
    Язгы кыр эшләренә әзерлек өметләндерә
    Көзге уҗым кышкы суыкларга бирешмичә әйбәт сакланды! Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Таһир Җиһаншинның дүшәмбе киңәшмәсендә ясаган чыгышында әйткән иң мөһим яңалыгы дип әйтергә ярый моны. Хуҗалыклар барлыгы 7464 гектар мәйданда көзен чәчкән ашлык басуларын белгечләр даими тикшереп торган. Аллаһка шөкер, игенчеләребезнең хезмәте кышын юкка чыкмады. Инде менә...
  • 4 апрель 2014 - 05:46
    Көмеш медаль алды
    Төмәндә узган Россия чемпионатында чаңгыда шуу остасы Андрей Ларьков ике көмеш медаль алды. 50 чакрымга марафонда, җиңүчегә нибары бер секунд оттырып, безнең чаңгычы мактаулы икенче урынны яулады. Беренче көмеш медален ул скиатлонда алган иде.
  • 4 апрель 2014 - 05:45
    Техосмотр – мөһим эш
    ОСАГО полисының срогы һәм яңа страховканы тутырыр вакыт җитте. Моның өчен башта транспорт чарасына техосмотр уздырырга кирәк. Ул - мөһим эш һәм ул төзексезлекләрне вакытында бетерергә мөмкинлек бирә. Сер түгел, техник карауны уздыручы операторлар да күбәйде хәзер. - Әмма аларның һәммәсен дә үз вазифасын намуслы башкара дип әйтеп булмый, -...
  • 4 апрель 2014 - 05:45
    ышанмагыз
    58 яшьлек иргә берәү шалтыратып, үзен банк хезмәткәре дип атап, банк картасының номерын сораган һәм аннан соң картасыннан 1500 сум акчасын урлаган. Бер хатынның банк картасыннан да ялганчылар «Сбербанк-онлайн» сис­темасы аша 5 меңнән артык акчасын үзләштергәннәр. Васильевода банк картасы белән тагын ике кеше ялганчылар кармагына эләгеп, акчаларыннан колак каккан.
  • 4 апрель 2014 - 05:43
    Яңа бәяләр белән!
    Моңарчы газета-журналларга бәяләр әкрен-әкрен генә үсеп торса, бу юлы инде, үзегез беләсез, зурдан кубып сикерде. Шулай да бер килограмм яхшырак колбаса бәясеннән артмады. Басма мәгълүмат чараларына бәяләр арта дип сөйли башлаганга инде байтак вакыт узды һәм ул көн килеп тә җитте. Газета бер булуга карамастан, аның бәясе төрле һәм без...
  • 4 апрель 2014 - 05:40
    Белемлегә – премия
    Фән олимпиадаларында җиңеп чыккан укучылар уку елы ахырында акчалата бүләк алачак. Бердәм дәүләт имтиханында (ЕГЭ) нинди дә булса фәннән 100 балл җыйган укучы 10 мең сум премиягә өмет итә ала. Укуда аеруча зур уңышларга ирешүче укучыларга һәм аларның укытучыларына район башлыгының акчалата ярдәме - грантлары расланды. Грантлар укучыларга фән олимпиадаларында...
Реклама