Яшел Үзән

21 март 2014 яңалыклары

  • 21 март 2014 - 06:21
    Әллә ничә елга яшәрдек
    Хат язарга кечкенәдән яратып бе­термәсәм дә, 60 яше­мә җиткәндә язарга булым әле. Гомер узып бара, яшьлек артта, күңелдә - моңсулык. Менә шул моң­су-сагышларны аз­­рак булса да, Карашәм клубында узган ки­чәләр таратып җи­бә­рә. Нәрсәсен яше­реп торырга ин­­де: авылда күбесенчә, шул безнең кебек «яшьләр» генә яши бит. Аларның да күңелле яшисе килә....
    704
    0
    0
  • 21 март 2014 - 06:20
    «Ике кыш һәм өч җәй» – яки безнең яшьлек турында
    Соңгы араларда «Россия-1» каналында «Ике кыш һәм өч җәй» («2 зимы и 3 лета») фильмын күрсәтә башладылар. Өлкән буыннар өчен бу фильм - үткәннәрен, авыр тормышларын, үзәк өзгеч кыен чакларын искә төшерәдер. Фильмны документаль дияргә дә мөмкин. Архангельск ягындагы авылның тыл хезмәтчәннәренең сугыш чоры вакытындагы яшәешләрен чагылдыра ул. Фильмны карагач,...
    703
    0
    0
  • 21 март 2014 - 06:19
    Баштан узган хәлләр
    Мин үзем шаян да, оптимист та кеше, шулай да кайвакыт еларлык, кайвакыт көләрлек кызыклар минем белән булып кына тора... Үземнең балаларга бу турыда сөйләсәм, рәхәтләнеп көләләр инде. Сез дә көлегез әле, дип тырышып, искә төшереп утырам әле менә. Авыл җирендә сарайны бикләп тору юк инде ул, тик нигәдер кыш көне...
    751
    0
    0
  • 21 март 2014 - 06:13
    «Бала – төп пассажир»
    Хөрмәтле газета укучыларыбыз, уйлаштык та, янәдән бәйге игълан итәргә булдык. Һәм без аны бу юлы автомобиль белән бәйләргә карар иттек. Ник дигәндә, хәзер машинасыз кеше сирәк, бөтен кеше юлда, бөтен кеше ашыга... Юлдагы хәвеф-хәтәрләр саны артканнан-арта бара. Иң аянычлысы - балалар зыян күрә - имгәнә, һәлак була. Балалар махсус креслода...
    0
    0
    0
  • 21 март 2014 - 06:11
    Гомерем үтте, туган тел дип, җан атып (+ фотолар)
    Мулла Иле халкы үзләренең якташларын истә тота, танылган авылдашлары белән горурлана, аларны кунакка алып, хөрмәтли. Чәршәмбе көнне авыл мәктәбенә атаклы галим - филология фәннәре докторы, РФ гуманитар фәннәр академиясе академигы Гомәр Фәез улы Саттар килде. Казан төрки-татар ономастикасы фәнни мәктәбенә нигез салучы Гомәр Саттар нәкъ менә Мулла Иле авылында туган....
    711
    0
    0
  • 21 март 2014 - 06:09
    Кырым халкына ярдәм итик!
    Соңгы вакытларда респуб­лика халкы һәм предприятиеләр авыр хәлдә калган Кырым халкына ярдәм итү теләге белән янып яши. Шуңа күрә Татарстан Рес­публикасында тиешле счет ачылып, «Кырымда яшәүчеләргә ярдәмгә» дигән акча җыю акциясе оештырылды. Татарстанда яшәүчеләргә, бизнес әһелләре, предприятие һәм оешмалар коллективларына ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте. Ул ватандашларыбызга, Кырым автономияле...
    541
    0
    0
  • 21 март 2014 - 06:07
    Ятим балаларга вузга кергәндә бирелгән элеккеге ташламалар кире кайтарылган
    Россия Федерациясенең мәгариф турындагы законының ятим балаларга кагылышлы өлешенә үзгәрешләр кертелде. - Элеккеге закон буенча ятим балалар вузларга бюджет формасындагы укуга чыгарылыш имтиханнарын уңышлы тапшырганда конкурссыз кабул ителәләр иде, - дип аңлата бу уңайдан прокурорның өлкән ярдәмчесе Хәйдәр Кадыйров. - Мәгариф турында яңа закон бу хокукны башка төрле ташламаларга алмаштыр­ды....
    551
    0
    0
  • 21 март 2014 - 06:07
    Халыкны кабул итәләр
    Бүген, 21 мартта,«Бердәм Россия» партиясенең Яшел Үзән җирле иҗтимагый бүлегендә район һәм шәһәр халкын кабул итәчәкләр. Бу көнне белгечләрдән бушлай юридик консультация алырга мөмкин. Шулай ук нотариус эшчәнлеге белән бәйле сорауларга да җавап бирәчәкләр. Әлеге чара Яшел Үзәндә Норкин урамындагы 3нче йортта уза. Юрист сәгать 11дән 2гә, нотариус 8дән 11гә,...
    1108
    0
    0
  • 21 март 2014 - 06:06
    Сайлаучылар белән очрашу
    26 мартта «Родина» мәдәният сарае­ның Зәңгәр залында ТР Дәүләт Советы депутаты В.Кострин сайлау­чылар белән хисап җыелышы үткәрә. Очрашуда РФ Думасы депутатлары да катнашыр дип көтелә.
    570
    0
    0
  • 21 март 2014 - 05:31
    Татарстанда ике йөздән артык торак пунктын су басарга мөмкин
    Татарстанда 220 торак пунктны су басарга мөмкин, дип хәбәр итә "Хезмәт байрагы" газетасы. Беренчел фаразлар буенча Биектау, Яшел Үзән, Буа, шулай ук Татарстанның үзәк көнчыгыш районнарына шундый куркыныч яный. Стихиягә каршы көрәшергә кирәк булган очракта ТР МЧСының оператив төркеме хезмәткәрләре һәрвакыт әзер торырга тиеш. Республикада мондый төркем биш, аларның һәркайсы...
    603
    0
    0
Реклама