Яшел Үзән

24 февраль 2014 яңалыклары

  • 24 февраль 2014 - 10:13
    Обсерваториядә туган тел көне
    21 февральдә Обсерватория гомуми  урта белем бирү мәктәбендә "Халыкара туган телләр көне"нә багышланган әдәби-музыкаль  кичә булып үтте. Аны уку йортының татар теле һәм әдәбияты укытучылары методик  берләшмәсе оештырды. Остазлар үзләренең укучыларын тырышып әзерләделәр. 4 сыйныф  укучысы Рамазан Минһаҗев (укытучысы Р.И.Амурова), 5 сыйныф укучысы Илсур  Фәйзерахманов (укытучысы Г.Ф.Исмәгыйлева), 6 сыйныф укучылары ...
    617
    0
    0
  • 24 февраль 2014 - 09:25
    Обсерваториядә кышкы уеннар күңелле үтте
    Милләтнең сәламәтлеге турында кайгырту - җирле депутатларның эше генә түгел,  дәүләт җитәкчеләре дә бу хакта уйланырга тиеш. "Саулык - зур байлык", "Сәламәт тәндә  сәламәт акыл" кебек халык мәкаль-әйтемнәрен искә алсак, бу сүзләрдә чын хакыйкать  ятканына ышанасың. Балаларның сәламәтлеге күпләрне борчый, чөнки аларның заман  техникасы (телефон, ноутбук һ.б.) белән сәгатьләр буе ...
    669
    0
    0
  • 24 февраль 2014 - 09:19
    Яшел Үзән заводында яңа корабка нигез салына
    26 февральдә Горький исемендәге Яшел Үзән суднолар төзү заводында Себер проект-конструкторлык бюросы проектлаган 22160 проектындагы патруль іорабына нигез салу тантанасы була. Әлеге заманча кораб территориаль суларны саклау, ачык һәм ябык диңгезләрдә икътисади зоналарны патрульләү, контрабанда һәм пиратларны ачыклау, диңгез бәла-казаларында зыян күрүчеләргә ярдәм итү, әйләнә-тирәне экологик яктан тикшерү өчен билгеләнгән....
    543
    0
    0
  • 24 февраль 2014 - 08:46
    Транспорт картасы белән йөрү отышлы булачак
    ЯҮМР финанс эшләре буенча даими комиссия әгъзалары, ял һәм бәйрәм алды дип тормыйча, чираттагы утырышка җыелды - халык мәнфәгатьләрен кайгырту төп эшләре шул. Ә тикшереләсе мәсьәлә үтә дә җитди - автобусларда йөрү бәясен күтәрү. Яшел Үзән автотранспорт предприятие җитәкчелегенең бу инициативасы популяр түгел, билгеле. Әмма автобус паркын яңарту, аны тиешле...
    1033
    0
    0
  • 24 февраль 2014 - 08:37
    Яңа балалар бакчасы төзелә
    Мирный бистәсендә яңа балалар бакчасы төзелә башлады. Яңа балалар бакчасы социаль ипотека программасы буенча төзелә торган йортлар янында урнашкан. 600 урынга исәпләнгән балалар бакчасы шушы елның 1 сентябренә ачылачак.
    678
    0
    0
  • 24 февраль 2014 - 08:34
    Хезмәтләрен хөрмәтләп
    Авыл хуҗалыгы производствосында югары күрсәткечләргә ирешкәне һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен, «Восток ЗерноПродукт Заволжья» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять механизаторы Сәлахиев Рафис Фирдәвес улына «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы» дигән мактаулы исем бирелде. Гаммәви мәгълүмат чараларын үстерүдәге хезмәтләре һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен, «ТАТМЕДИА» ачык акционерлык җәмгыяте филиалы - «Зеленый дол»...
    534
    0
    0
Реклама