Яшел Үзән

11 февраль 2014 яңалыклары

  • 11 февраль 2014 - 10:07
    Хезмәтләренә бәя бирелде
    Милләтебез алдында куйган олы хезмәтләре, яшьләребезгә рухи, милли һәм дини тәрбия бирү эшендә зур уңышлары өчен Яшел Үзән муниципаль районы имам-мөхтәсибе Габделхәмит Зиннәтуллин һәм 5нче татар гимназиясенең директор урынбасары Зөлфирә Сәлахова Бөтендөнья татар Конгрессы башкарма комитетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Рәхмәт хатларын аларга Шамов укуларында Конгрессның Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе...
    371
    0
    0
  • 11 февраль 2014 - 09:57
    Яшел Үзәндә ювелир әйберләр сейфын урлап чыкмакчы булганнар
    Яшел Үзәннең ведомтсводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре уяулыгы аркасында гына кибеткә зур зыян килми калган. "Мебель йорты"на кемнеңдер керүе турында сигнал Яшел Үзән ведомстводан тыш сак бүлегенә иртәнге 4тә килә. Бер минуттан полицейскийлар вакыйга булган урынга килеп тә җитә һәм кибет тәрәзәсенең ватык булуын күреп ала. Якында гына кабынган килеш...
    444
    0
    0
  • 11 февраль 2014 - 07:35
    Настя, без синең белән!
    Инде хәбәр иткәнебезчә, Олимпия уеннарында безнең якташыбыз - Яшел Үзән кызы - чаңгы ярышлары буенча Россия җыелма командасы әгъзасы Анастасия Доценко катнаша. Тренеры Анатолий Романов Анастасияне, барыннан да бигрәк, бүген стартка чыгар (14 сәгатьтә) дип белдерә. Ә алдагы узышларда катнашу-катнашмавы нәкъ менә шушы аерым спринтта ничек чыгыш ясавына бәйле булачак....
    321
    0
    0
  • 11 февраль 2014 - 07:02
    Свияжск төрмәсендә газета чыгаралар
    Свияжск бистәсендәге 5нче төзәтү колониясендә православие газетасы дөнья күрә башлаганнар. Газета бастыру идеясе Зеленодольск приходының Евгений атакайга килә. Бирегә ул инде сигезенче ел килеп йөри. "Свеча" газетасының беренче саны дөнья күрде инде. Редакция җирле чиркәүгә урнашкан, дип хәбәр итә ТР буенча Россия УФСИНы. А-4 форматындагы алты полосалы төсле газета колониядәге...
    343
    0
    0
  • 11 февраль 2014 - 05:28
    Яшел Үзәндә беркатлылар һич кимеми
    Әйтеп торасың, яза торасың, әмма яшел үзәнлеләр арасында тиз ышанучылар кимеми. Васильево бистәсенең Островский урамында яшәүче пенсионерга кәрәзле телефоннан алдап шалтыраталар. Әлеге апа, ялганга ышанып, тиз генә "Эссен" кибетендә урнашкан терминалга чаба һәм шуның аша күрсәтелгән абонентларга 12400 сум акча сала. фото http://news.siteua.org/Экономика_и_Финансы/496363/Ученик_крал_деньги_с_чужой_банковской_карты_через_мобильникnews.siteua.org
    398
    0
    0
  • 11 февраль 2014 - 05:22
    Барысына да аракы гаепле
    Узган ел ахырында Яшел Үзәннең Липовая урамында булган бу хәл. Төн уртасында, хуҗалар икенче катта йоклаган вакытта, берәү бикләнмәгән ишектән йорт эченә кереп 21890 сумлык "Самсунг" планшетын урлап чыккан. Өстәл өстендәге 25 мл шешәдә спиртны да эчеп куйган. Шушы көннәрдә каракка суд булды. Ир кеше барысын да таный, әмма барысы...
    628
    0
    0
Реклама