Яшел Үзән

23 гыйнвар 2014 яңалыклары

  • 23 гыйнвар 2014 - 12:54
    Ачыктан-ачык сөйләшеп аңлашу
    Бишнә авылыннан килеп укучыларга, Олы Карагуҗа һәм Зур Ключи мәктәпләрендә дәрестән соң түгәрәккә яисә консультация­гә калсалар, өйләренә кайтыр өчен транспорт юк. Ара ерак, балалар кышкы суык һәм буранлы көннәрдә юл читендә очраклы машина тотарга мәҗбүр хәзер. Юлда ул-бу килеп чыкмаса ярар иде, дип ут йотып көтеп ала ата-ана газизләрен. Балаларны...
  • 23 гыйнвар 2014 - 12:50
    Клубны вакытында ачып-ябучыга гына укыйм, дидем
    Нинди сәләткә ия булуыбыз хакында язмышлар китабына туганда ук язып куела торгандыр. Сәхнә түрендә бар көчен жәлләмичә халыкка биргән, бүгенге көннәрдә 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче, Миләүшә апа Мөхетдинованың да сәләте әнә шушы язмыш китабына язылып куелгандыр, күрәмсең. Миләүшә апа биш яшеннән үк инде әнисе өйрәткән шигырьләрне, олылар каршына, сәхнәгә...
  • 23 гыйнвар 2014 - 12:48
    Бер төндә Кытай телен өйрәнеп имтихан бирүчеләр бер якта торсын
    Яңа ел җитәргә 15-20 көнләп вакыт бар иде әле. Мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче, авылның сәхнә ветераннары бу бәйрәмне ничегрәк билгеләп үтү турында киңәшер өчен клубка җыелдылар. «Клуб яңа, бик күп кешене сыйдыра, кунаклар да күп булачак, ничек тә - кызыклырак, матуррак, истә калырлык итеп үткәрергә иде» - дип сөйләштеләр. «Әйдәгез,...
  • 23 гыйнвар 2014 - 12:47
    Исереккә диңгез тубыктан
    Исерек килеш рульгә утыру һәм өстәвенә пассажирлар утырту, шулар белән бергә, юл йөрү кагыйдәсен үтәмәү нәтиҗәсендә чыккан ДТПларны сирәк күренеш дип әйтеп булмый хәзерге вакытта. Ә кышкы юллар айнык кешедән дә икеләтә игътибар таләп итә. Менә шулай Яшел Үзән прокуратурасы Казанда яшәүче 49 яшьлек Николай Петровны (исем-фамилиясе үзгәртелде) җинаять кылуда...
  • 23 гыйнвар 2014 - 12:44
    Фатирга ихтыяҗ кимеми
    2013 елда районда һәм шәһәрдә 110 мең квадрат метр торак мәйдан файдалануга тапшырылган. «Социаль ипотека» программасы буенча ике йорт төзелсә, 736 йортны халык үз көче белән салып кергән. Агымдагы елга план тагын да зуррак. - Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ЖКХ министрлыгы заданиесенә ярашлы рәвештә, 2014 елда без 120 мең...
  • 23 гыйнвар 2014 - 10:45
    Мәктәп коймасы белән баемакчы булган
    Узган елның ноябрендә Фазылҗанов үзенең эш урыныннан файдаланып, Норлат мәктәбе коймасының 52050 сумлык бер өлешен урлап, Албаба станциясендә урнашкан тимер-томыр җыю пунктына тапшырырга уйлаган. Полициянең Норлат бүлеге хезмәткәрләре Фазылҗановның кулыннан тота һәм урланган милек иясенә кайтарыла. Фазылҗанов гаебен таный һәм башка андый законга каршы килүче гамәлләр кылмаска ант сулары эчә....
  • 23 гыйнвар 2014 - 10:03
    Наркотик белән дәваланырга уйлаган, имеш...
    Яшел Үзән суды шактый зур күләмдә наркотик саклаган Дмитреевка карата хөкем карары чыгарды. Дмитреев узган елның августында Яшел Үзәндә кыргый үсеп утырган киндерне җыеп алып, марихуана (каннабис) ясаган һәм аны өендә саклаган. Сентябрь аенда аны хокук сакчылары тоткарлый һәм 77,12 грамм массада марихуана саклаганын ачыклый. Тикшерү барышында ул хокук сакчыларына...
  • 23 гыйнвар 2014 - 07:51
    Якташыбызның беренче китабы
    Ирек Сафин " Яшел Үзән" укучыларына яхшы таныш. Аның кызыклы язмалары, шигырь-поэмалары, "Сукбай" повесте газетабызда басылып, укучылар күңеленә хуш килде. "Яшьлек ярлары"романыннан да өзекләрне укучыларыбыз яратып укып барды. Шушы көннәрдә әлеге роман, тулы китап итеп басылып, укучылар кулына барып керде. Китапның бизәлеше матур, Илгизәр Закировның матди ярдәме белән яхшы кәгазьдә...
Реклама