Яшел Үзән

20 сентябрь 2013 яңалыклары

  • 20 сентябрь 2013 - 12:43
    Килегез, күрегез – төяп-төяп китегез
    Иртәгә Яшел Үзән районында көзге ярминкәләр башланып китә. Шәһәрдә ул ике урында - «Табигать байлыгы» муниципаль унитар предприятиесе янында һәм «Мирный» бистәсенең «Сәүдә ишегалды» җәмгыяте янында оештырыла. Шулай ук Васильево бистәсендә һәм Осиново авылында да быелгы уңыш белән сәүдә итү булачак. Бәрәңге, суган, чөгендер, кишер, кәбестә һәм башка яшелчә үстереп...
    292
    0
    0
  • 20 сентябрь 2013 - 12:30
    Балалар бакчасында авыл музее
    Олы Шырданның зур булмаган балалар бакчасында байтактан бирле тарихи-этнография музее уңышлы эшләп килә. 10 ел дәвамында балалар бакчасы хезмәткәрләре, аерым алганда, тәрбияче Зөлфия Закирова 300дән артык экспонат туплаган. Балалар бакчасы музеенда саклана торган кайсыбер экспонатларга шәһәрләрнең зур-зур музейлары да кызыгырлык. -Музей экспонатларының берсенә - кайры бишеккә, мәсәлән, 100 елдан да...
    600
    0
    0
  • 20 сентябрь 2013 - 12:24
    Яшел йомырка
    Олы Шырданда аю биетмиләр биетүен, әмма яшел төсле йомыркаларны күргәч, шуннан ким шаккатмаганбыздыр. Без күнеккән тавык күкәйләре нинди икәнлеген үзегез дә беләсез. Андый яшел төслеләрен исә, минем, мәсәлән, гел очратканым юк иде әле. Баксаң, чит илнекеләр - Перу иле тавыклары сала икән ләбаса андый гаҗәп матур йомыркаларны. Әйе, ерак та...
    473
    0
    0
  • 20 сентябрь 2013 - 12:22
    «Ишеккә бик элмибез!»
    Урам буйлап авыл белән танышып барганда, бер капка төбендә төркем булып җыелучыларны күреп, алар янында тукталдык. Күрешеп танышкач белдек: Рәис һәм Резәлә Гайнуллиннар Илдус абыйны озата чыкканнар икән. Резәләнең әтисе, Рәиснең бабасы булып чыкты Илдус абый. Шунда ук Гайнуллиннарның олы уллары Рәмис, кызлары Рәзилә һәм кече уллары Рәзил дә бар...
    327
    0
    0
  • 20 сентябрь 2013 - 12:00
    Ерак араларны якынайтып
    12 сентябрьдә башкалабыз Казанда VI Бөтенроссия татар фольклор фестивале «Түгәрәк уен» башланып китте. 17 регионнан килгән 1000нән артык катнашучының берничә төркеме икенче көнне безнең Бишнә мәдәният йортында чыгыш ясады. Әстерхан, Төмән, Омск, Нижгар өлкәләреннән килгән фольклор коллективларын Бишнә, Олы Яке, Әйшә, Карагуҗа, Уразлы, Осиново, Каратмән авылларының мәдәният хезмәткәрләре һәм фольклор...
    589
    0
    0
  • 20 сентябрь 2013 - 11:27
    Искитмәле кеше
    Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр кирәк ди, безнең татар халкы. Ә менә Күгәй авылында яшәүче хезмәт ветераны Әмир Әдиятуллинның һөнәрләре җитмеш белән генә чикләнеп калмас. - Ул белмәгән эш-һөнәр юктыр бу дөньяда, - дип сөйли эшчән авылдашы турында «Күгәй» күмәк хуҗалыгы рәисе Ирек Хәйруллин. - Эретеп ябыштыручы, ремонтчы-слесарь да ул,...
    323
    0
    0
  • 20 сентябрь 2013 - 09:47
    Ике авыл арасы – өч чакрым барасы
    Бәчек һәм Түбән Урысбага авыллары турында сүзебез. Алар үзләре бик якын урнашканнар: аралары, турыдан барсаң, булса булыр өч чакрым. Ә аермасы, кем әйтмешли, күзгә ташлана. Шуңа өстәп, икесе дә бер үк авыл җирлегенә керүләрен дә әйтик. Бәчек авылындагы хәлләргә борчылып язылган хат юлга чакырды безне. Әйе, үзебез барып, үзебез күрдек...
    389
    0
    0
  • 20 сентябрь 2013 - 09:41
    Йөрәк әрни
    Татарстанның халык артисты Рәшит Сабиров безнең райондашыбыз, ул Бәчек авылыныкы. Танылган якташыбызның һәр сүзе дә игътибарга лаек. Бу юлы ул безнең редакциягә хат юллаган. Анда сүз сәнгать дөньясына кагылмый, туган авылы турында яза хөрмәтле артист. Аны газета укучылары игътибарына тәкъдим итәбез. Дөнья чемпионаты, олимпиада, универсиада ярышларында безнең спортчылар җиңеп алтын...
    453
    0
    0
  • 20 сентябрь 2013 - 09:10
    Көнләшкән, имеш
    Яшел Үзән шәһәре прокуратурасы 43 яшьлек В.Ишогинга (исеме үзгәртелде) карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвенә теләктәшлек белдерде. Ул РФ Җинаятьләр Кодексының 111нче статьясының 4нче бүлегендә каралган җинаять кылуда гаепләнә. Суд тарафыннан ачыкланганча, бу хәл май аенда була. Исерек Ишогин Романованы, юктан сәбәп табып, караватыннан өстерәп төшерә. Идәнгә егылып төшкән хатынны...
    477
    0
    0
  • 20 сентябрь 2013 - 07:26
    Автомобильсез бер көн
    1998 елдан бирле дөньяның бик күп илләре 22 сентябрьдә «Автомобильсез бер көн» акциясен уздыра. Әлеге акция хакимияткә автомобильнең әйләнә-тирә мохиткә ни кадәр зур зыян китерүен белдерү, халыкны җәмәгать транспорты белән йөрергә өндәү көне. Әйдәгез әле, җәмәгать, без дә бу акциягә барыбыз да кушылып, көнебезне велосипедка яки автобуска утырып эшкә килүдән...
    295
    0
    0
  • 20 сентябрь 2013 - 06:55
    Иҗтимагый Совет кабул итә
    2013 елның 24 сентябрендә Горький исемендәге мәдәният сараеның (Яшел Үзән шәһәре, Ленин урамы, 46нчы йорт) ПФМК ветераннары Советы бүлмәсендә 17дән 18 сәгатькә кадәр Яшел Үзән муниципаль районы Иҗтимагый советы халыкны кабул итә. Телефон 4-05-35.
    1
    0
    0
  • 20 сентябрь 2013 - 06:44
    Үзебезнеке – үзәктә
    Күптән түгел Җәмәгать советы чираттагы утырышын үткәрде. Утырышта Яшел Үзән муниципаль район башлыгы урынбасары Фоат Шәмсиев, Җәмәгать советы әзерләгән сорауларга җавап бирергә тиешле җитәкчеләр чакырылган иде. Урамнарда яңгырдан соң күп вакыт җәяүлеләргә йөрү кыенлаша, чөнки җыелган сулар тротуарларның күп өлешен каплап ала. Су агарга тиешле коелар (ливневкалар) җитенкерәмәве, булганнарының ничек...
    328
    0
    0
  • 20 сентябрь 2013 - 04:30
    Ирина исемле нечкәбил
    Казанда «Нечкәбил» конкурсының соңгы этабы булды. 38 гаилә катнашкан бәйгедә безнең шәһәрдән балалар иҗаты үзәге директоры Ирина Фесенко катнашты. Ул Лилия Туманованың җырларын башкарды, ә балалар иҗаты коллективы аңа ярдәм итеп торды. Ирина Фесенко гаиләсе әзерләгән ризык иң яхшысы дип табылды. Конкурс нәтиҗәләре буенча Фесенко гаиләсе «Районның уңышлы гаиләсе» дипломы,...
    280
    0
    0
  • 20 сентябрь 2013 - 04:03
    Яшьләрне ярыш көтә
    28 сентябрьдә шәһәрнең 5нче татар гимназиясенең спорт залында «Табигать байлыклары» МУП директоры Равил Габдерахманов истәлегенә багышланган, 13-15 яшьлек һәм аннан да яшьрәк яшүсмерләр арасында, татар-башкорт милли көрәше буенча ачык турнир була. Әлеге ярыш иртәнге сәгать унда башланачак. Ярышка район башкарма комитетының яшьләр эшләре, туризм һәм спорт идарәсе, көрәш мәктәбе һәм...
    308
    0
    0
Реклама