Яшел Үзән

25 июнь 2013 яңалыклары

  • 25 июнь 2013 - 12:49
    Шофер – шоферны
    Исак авылындагы «Алан» кафесы янындагы мәйданчыкта Мерседес Бенсны йөртүче исерек ир машинасын кузгатып җибәргәндә, маневрының куркынычсыз икәнлегенә инанмыйча, прицебы белән туктап торган Хундай НD500 машинасына кереп баручы ирне бәрдергән. Нәтиҗәдә ул юл һәлакәте булган урында үлгән.
  • 25 июнь 2013 - 12:39
    Су бирүне туктаталар
    Су торбалары челтәрен планлы ремонтлау сәбәпле, 2013 елның 28 июнендә 22 сәгатьтән 29 июньнең 18 сәгатькә кадәр шәһәрнең көнбатыш өлешендә салкын су бирү туктатыла, дип хәбәр итә «Зеленодольскводоканал».
  • 25 июнь 2013 - 11:49
    «Чыгарылыш сыйныф гүзәле»
    24 июньдә «Родина» мәдәният сараенда «Чыгарылыш сыйныф гүзәле-2013» бәйгесе узды. Төрле мәктәпләрдән 5 кыз катнашкан үзенчәлекле бәйгедә 9нчы лицей укучысы Алисә Меледина җиңде.
  • 25 июнь 2013 - 11:42
    Химиядән 100 балл
    15нче мәктәп укучысы Алсу Баһаветдинова химиядән имтиханда 100 балл җыйды. Бу - аның икенче зур уңышы. Биология фәненнән имтиханда 96 балл җыеп, фән нигезләрен төпле үзләштерүен күрсәткән иде инде.
  • 25 июнь 2013 - 11:18
    Рамазан 9 июльдә башлана
    Изге Рамазан ае быел 9 июльдә башлана. Һәм ул, мәгълүм булганча, 30 көн дәвам итә. Рамазан - күп изгелекләр кылырга, ураза тотарга, бер-беребезгә ярдәмләшергә, туганлык җепләрен ныгытырга тырыша торган ай ул. Бу айда гына түгел, гомер буена янәшәдәгеләрне күркәм эш-гамәлләребез белән сөендереп яшәргә насыйп булсын.
  • 25 июнь 2013 - 04:56
    «Өйдә кем хуҗа?»
    Законсыз акча эшләп табуның мең дә бер юлы бар, диләр. Чит-ят кешене фатирга кертү һәм яшәгән өчен акча каерып алу - шуның бер юлы. Ике-өч бүлмәле фатирда ялгызы гына яшәп ятучы әби-апалар да, бер-ике фатиры булган байлар да, акча эшләп алу нияте белән, читләрне фатирга кертә хәзер. Шул ук вакытта...
Реклама