Яшел Үзән

28 май 2013 яңалыклары

  • 28 май 2013 - 12:16
    Бәяне халык бирә
    Чиновникларга хәзер халык сорау бирүдән тартынмый. Борчыган сорауларны Интернет аша бирү бик уңайлы. Шулай ук хакимиятнең «Халык контроле», «Кайнар линия», «Форум» кебек мөрәҗәгатьләр кабул итү линияләре дә тынып тормый. Узган атнада, мәсәлән, яшәүчеләрдән аларга 152 сорау җибәрелеп, күбесенә җавап табылган. Хәзер муниципаль район предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре белән дүшәмбе...
    622
    0
    0
  • 28 май 2013 - 12:09
    Яшел үзәнлеләр изге сәфәрдән кайтты
    Яшел Үзән мөселманнары район мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин җитәкчелегендә «Изге Болгар җыены»ннан канәгать булып, бу изге урынга тагын сәфәр кылырга рухланып, оештыручыларга рәхмәтләрен әйтеп, исән-сау гына әйләнеп кайтты. Шулай итеп, 200гә якын мөселман муниципаль район хакимияте булышлыгы белән бирелгән уңайлы дүрт автобуста төзекләндерелгән, матурайган, яңа биналар сафка баскан Болгарга чираттагы...
    654
    0
    0
  • 28 май 2013 - 11:56
    Шаярырга яратучы суд эскәмиясендә
    Агымдагы елның 5 апрелендә Карамалы Тау бистәсе мәктәбенә бомба куелуы турында хәбәр барыбызны да тетрәткән иде. Мәктәпнең ирләр бәдрәфенә бомба куйдым, дип янаучы 500000 сум акча да таләп иткән иде. Тикшерү барышында бу хәбәрнең ялган булуы ачыкланды. Шулай булса да, ялганчыга хөкем органнары каршында җавап тотарга туры килә. 28 яшьлек...
    691
    0
    0
  • 28 май 2013 - 10:53
    Бәйрәм Ачасырда башлана
    Сабан туе алдыннан, 30 майда, традиция буенча быел да Гомәр Яруллин Татарстанның халык артисты Рәшит Сабиров җитәкчелегендә Бәширә Насыйрова концертын авылдашларына бүләк итә. Концертта эстраданың башка йолдызлары да катнаша. Авыл сабан туена исә Әнвәр Миңнуллин да елдагыча эстрада йолдызы концертын - бу юлы Дилә Нигъмәтуллина чыгышын бүләк итә. Олы ачасырлылар...
    607
    0
    0
  • 28 май 2013 - 10:19
    Сабан туе тәкәсе
    Яшел Үзән сабан туе батырына биреләчәк тәкә сайлап алынды. Татарча көрәш һәм шул ярышта җиңгән асыл егеткә тәкә бирү гадәте - Сабан туе дип аталган милли бәйрәмебезнең үзәк вакыйгасы. Батырына күрә бүләге дигәндәй, быелгы тәкә дә, узган елгысы кебек үк эре токымнан, авырлыгы да 80 килограммнан ким булмас. Аны Бишнә...
    665
    0
    0
  • 28 май 2013 - 10:12
    Яшел Үзән форпостчылары – җиңүче
    Күптән түгел Алабугада Бөтендөнья Җәйге Универсиадага багышланган «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау оешмаларының 11нче республика фестивале булды. Безнең шәһәр командасы составында төрле уку йортыннан 11 укучы катнашты. Өч көн дәвамында республика форпостчылары хореография һәм вокал, театраль чыгышлар буенча ярышты. Яшел Үзән командасы «Әдәби-музыкаль композиция» һәм «Конферанс» номинацияләрендә җиңеп, дипломнар һәм кыйммәтле...
    668
    0
    0
Реклама