Яшел Үзән

23 апрель 2013 яңалыклары

  • 23 апрель 2013 - 12:23
    Ягу сезоны тәмам
    Урамда көннәр кояшлы, матур тору сәбәпле, фатирларга җылы бирүне өзделәр. «Җылылык челтәре» җәмгыятенең диспетчерлык хезмәтеннән 23 апрельдә алынган мәгълүматка караганда, торак йортларга, учреждениеләргә җылы бирүне туктаттылар. Предприятие ремонт эшләренә әзерләнә. 27 майда Мирный микрорайонындагы җылыту системасында ремонт эшләре башлана.
    539
    0
    0
  • 23 апрель 2013 - 11:58
    Чиста яшәү үзебездән тора
    2013 ел Россия Федерациясендә әйләнә-тирәне саклау елы буларак игълан ителгән. Безнең республикада экологик мәдәният һәм тирәлекне саклау елы символы расланган. Эмблеманың төп элементларын су (зәңгәр төс), атмосфера һавасы (зәңгәрсу) һәм биологик төрлелек (яшел төс) тәшкил итеп, ул Татарстанга хас планетар масштабны күрсәтә. Муниципаль район предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре белән...
    488
    0
    0
  • 23 апрель 2013 - 09:09
    Язгы кояш кырга чакыра
    Язгы җылы көннәр һәр эшне дә ашыктыра. Бигрәк тә кырдагыларына соңармаска кирәк. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматләренә караганда, бар хуҗалыклар да басуга чыккан инде. Дүшәмбе көненә кышкы уҗымны ашлау эшләре 8700 гектарда башкарылган. Барлык уҗымның 70 проценты дигән сүз бу. Шулай ук, күпьеллык үләннәрне ашлау - 1500 гектар,...
    773
    0
    0
Реклама