Татарстанда яшәп, «Мин татарча сөйләшәм, ә син сөйләшәсеңме?!» дип оран салу татар теле дәүләт теле булган илдә миңа, шәхсән, үземә, мәзәгрәк тоелса да, аның мин аңлап бетермәгән тәрбияви яклары бихисап булырга тиеш. Югыйсә, бөтен республика мәгариф учреждениеләре, ду кубып, әлеге акциядә катнашмас иде.
«Яшел Үзән» редакциясенә чыр-чу килеп, берьюлы 30га...