Яшел Үзән

5 апрель 2013 яңалыклары

  • 5 апрель 2013 - 12:08
    Яшьлек ярлары
    Әйтеләсе сүзләр язылды. Тату яшәгез. Калган гомерегез авыру-сырхауларсыз, тыныч узсын. Мал артыннан кумагыз. Үлем барыбызны да, ярлысын да, баен да, тигезләп, Тәңре каршысына бастыра. Онытмагыз, яшәеш мәңгелек. Ул мәңгелекнең хәкиме бердәнбер зат Аллаһ Тәгалә, без аның яраткан коллары. Яраттыра белегез, иблис гамәлләре кылмагыз. Бәхил булыгыз. Михнәтле дөньядан шатлык-сөенечләр белән Тәңре...
    0
    0
    0
  • 5 апрель 2013 - 11:50
    Хат ташучы Дилбәр
    Безнең татарда уңган-булган хатыннар күп. Менә авылдашыбыз Дилбәр Әхмәтованы гына алыйк. Уразлыда хат ташучы булып эшли ул. Кышкы бураннарда, язгы-көзге пычракларда урамда Дилбәр булыр. Газета-журналлар тутырган зур сумкасын асып, почта тартмаларына аларны таратып йөри. Әле ул гына түгел бит аның эше. Халыктан коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне кабул итә, квитанцияләрне вакытында...
    671
    0
    0
  • 5 апрель 2013 - 10:42
    Мәдәният учагы сүнмәсен!
    Менә, ниһаять, озакка сузылган еллык отчет концертын уздыру өчен 23 мәдәният йортыннан килгән катнашучылар, Олы Ачасыр мәдәният йортына җыелдылар. Кичәне «Идел аръягы» берләштерелгән клуб системасы җитәкчесе Миңнулин Шәүкәт Мидхәт улы ачып җибәрде. Ул мәдәният йорты белән тыгыз элемтәдә торган авыл советы җитәкчеләренә рәхмәт хаты тапшырды. Олы Ачасыр мәдәният йортының сәхнә...
    843
    0
    0
  • 5 апрель 2013 - 10:05
    Үпкәләдем
    Халык күп катнашкан чаралар үпкәсез узмыйдыр анысы, шулай да күптән түгел Горький исемендәге мәдәният сараенда булган өлкән яшьтәге кешеләрнең «Балкыш» дип аталган бәйгесеннән алган хисләрне язмый булдыра алмыйм. Дөрес, мин үзем дә анда катнаштым, шундый зур сәхнәгә чыгып шигырь сөйләү бәхетенә ирештем. Бу бәйгедә район һәм шәһәр ветераннары төрле номинацияләр...
    631
    0
    0
  • 5 апрель 2013 - 09:07
    Ялгызлар язмышы – ятимнәр сагышы
    Авылыбызда «Ялгызлар язмышы - ятимнәр сагышы» дип исемләнгән кичә уздырдык. «Әти» сүзен әйтеп үсмәдек без, Белмим аннан авыр ни барны. Боекканда җыелып укый идек, Әткәбездән килгән хатларны. Кичә Ф.Яруллинның «Әткәм төсе тыныч көннәрдә» шигыре белән башланып китте. Әйе, сугыш җиле кагылып, әтисез калган меңләгән ятимнәрдән бу көннәргә аның санаулысы гына...
    877
    0
    0
  • 5 апрель 2013 - 09:05
    Айгөлне юксынабыз
    Театр көнен безнең як өчен хәтер көне дисәк тә ярыйдыр. К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы якташыбыз Айгөл Җәүдәт кызы Әхмәтованы тамашачы яратып өлгергән иде. Егерме сигез яше дә тулып җитмәгән Айгөл шушы театр сәхнәсендә төрле-төрле рольләр башкарып танылды. Исәпләп чыккач, аның 30 спектакльдә катнашуы һәм «Ахирәтләр»...
    778
    0
    0
  • 5 апрель 2013 - 06:15
    Һөнәрле кешегә эшсезлек янамый
    Бүген авыл яшьләрен борчыган төп мәсьәлә ул да булса, үзенә ошаган эш урыны табу. Күбесе җиңел эшкә өмет итә, аз хезмәт куеп, күп акчага кызыга, кайсылары өстәл артына утырып кына эшли торган эшне эзли. Әмма безнең илдә болай да чиновниклар саны хәттин ашкан. Кесәдәге катыргы да ярдәм итми эшкә урнашырга....
    769
    0
    0
  • 5 апрель 2013 - 05:45
    Норлат ветлечебницасында барысына да өлгерергә тырышалар
    Норлатта ветеринария хезмәте колхоз-совхозлар заманыннан ук уңышлы эшләп килде һәм бүген дә үзенең эшен уңышлы дәвам итә. Соңгы елларда авылларда халык терлек санын бик нык киметте. Чөнки терлекләр өчен печән әзерләү, азык табу проблемага әйләнде. Хәзер күпчелекнең каралты-курасында кош-кортлар, каз, үрдәк тавышы яңгырый, тавык тоталар. Бик уңган кеше генә сыер...
    734
    0
    0
  • 5 апрель 2013 - 05:10
    Яшь таксист һәм кораллы пассажир
    25 мартта 21 яшьлек таксист исерек пассажирга юлыга. Серго исемендәге завод янындагы тимер юлны чыккан вакытта таксист, аның кулында пистолет күреп, югалып калмый, тиз арада машинасын туктата һәм пассажирны машинадан өстерәп чыгара. Алар арасында ызгыш башлана. Таксист узып баручыдан полициягә шалтыратуын сорап өлгерә. Берничә минуттан килеп җиткән ведомстводан тыш сак...
    689
    0
    0
  • 5 апрель 2013 - 04:15
    Талантлы син, Яшел Үзән баласы!
    «Созвездие- Йолдызлык» эстрада сәнгате республика фестиваленең зона финалы Яшел Үзәндә ел саен март ахырына туры килеп, районның барлык сәнгатьне яратучыларны үзенә туплый. Ике көндә 1000 бала катнашкан фестивальдә жюри әгъзалары 188 концерт номерын карап, тикшереп, Яшел Үзән балаларының никадәр талантлы икәнлегенә тагын бер тапкыр ышанып китте. Менә җиңүчеләр исеме: «Вокал-соло»...
    560
    0
    0
  • 5 апрель 2013 - 04:11
    Лагерьлар турында
    Быел балаларның лагерьларда ял итү срогы үзгәрә. Мәктәп яны һәм стационар сәламәтләндерү лагеренда смена - 21 көн, стационар, хезмәт һәм ял лагеренда профильле смена - 18 көн, палаткалы лагерьда һәм кышкы каникулда стационар мәктәп лагеренда 7 көн тәшкил итә. 21 көнлек мәктәп яны лагереның тулы бәясе - 2625 сум, стационар...
    919
    0
    0
Реклама