Яшел Үзән

15 март 2013 яңалыклары

  • 15 март 2013 - 07:40
    Кышны бергәләп озатыйк!
    17 мартта 11 сәгатьтә шәһәр күлендә Кыш озату бәйрәме башлана. Бәйрәмдә сәүдә нокталары эшли. Теләгән кеше тәмле коймак белән сыйлана ала. Бәйрәмдә төрле ярышлар, үзешчәннән концерты була. 15 сәгатьтә исә узып баручы кыш символы - карачкы яндырыла. Бәйрәмгә рәхим итегез!
    714
    0
    0
  • 15 март 2013 - 07:39
    «Минем китапханә»
    Үзәкләштерелгән китапханә системасы оешуга 35 ел тулу уңаеннан «Минем китапханә» дип исемләнгән иҗат бәйгесе үткәрелә. Бәйгедә балалар да, өлкәннәр дә катнаша ала. Ул ике номинациядә үткәрелә: беренче номинациягә хикәяләр, очерклар, эссе кабул ителә; икенчесенә - шигырьләр, котлаулар. Бәйгегә дип тәгаенләнгән эшләрне шәһәр һәм район китапханәләренең кайсына булса да 15 марттан...
    619
    0
    0
  • 15 март 2013 - 07:02
    Эстетик тәрбия кем кулында?
    «Эстетик тәрбия үзәге» («Социалистик Татарстан», 14 март, 1972 ел, № 61) дигән бер язмамны укыдым да, бүгенге көндә халыкларга заманча эстетик тәрбия бирүче үзәкне табасым килде. Чыннан да, узган гасырның тарихи агымында мәдәният учаклары эстетик тәрбия үзәге булып саналды. Халык мәдәният йортына концерт-спектакльләр, лекция-докладлар, күңелле кичәләр карау белән бергә, үзләре...
    808
    0
    0
  • 15 март 2013 - 06:16
    Иркен яшәргә телибез
    Безнең авылларда яшәүче өлкәннәрнең хезмәт сөюе яңалык түгел инде. Әмма Мамадыш-Әкилдә гомер итүче Әхәт абый белән Луиза апаның тырышлыгына исең китәрлек. Терлек асрап көн күрә мөхтәрәм Хәйруллиннар гаиләсе. Алты савым сыерын карап сөт җитештерү белән мәшгуль алар. Терлек асрау эше бер дә җиңелләрдән түгел. Бусы исә даими көч түгүне таләп...
    660
    0
    0
  • 15 март 2013 - 05:30
    Бюджетны прокурор «иләктән» чыгарган
    Чыгарырсың да, чөнки алдагы елга бюджетыңны ничек планлаштырасың, шуңа карап яшисең, ягъни аягыңны юрганыңа карап сузасың дигән сүз. Шуңа күрә аның һәр өлеше, һәр вак-төяге мөһим. Яшел Үзән шәһәр прокуратурасы муниципаль район һәм шәһәрнең 2013 елга бюджеты, шулай ук 2014 һәм 2015 елларның планлы бюджеты турында карар проектларын тикшергән булган....
    776
    0
    0
  • 15 март 2013 - 04:38
    Пенсиягә социаль өстәмә турында
    Закон буенча 2010 елдан башлап пенсиясе Россия субъектындагы яшәү минимумына җитмәгән эшләмәүче пенсионерларның пенсиясенә социаль өстәмә каралган. Ә минимумның күләме ел саен закон белән билгеләнә. Быел ул - 4870 сум. Социаль өстәмә билгеләнгәндә пенсионерның пенсиясе, ай саен бирелүче өстәмә түләүләре, социаль яклау линиясе буенча бирелүче ташламалары бөтенесе бергә исәпкә алына....
    643
    0
    0
  • 15 март 2013 - 04:12
    Якташыбыз Казанның Мактау китабына кертелде
    Казанда 8 Март бәйрәме алдыннан «Ел хатын-кызы», «Ел ир-аты: хатын-кыз карашыннан» дигән шәһәр бәйгесенә йомгак ясалды. Милли телевидениене үстерүгә зур өлеш керткәне өчен, «Татарстан» телеканалының «Милли дөнья» хезмәте җитәкчесе Лия Заһидуллина исеме Казан шәһәренең Мактау китабына кертелде. Лия Михайловна - телевидение мэтры, республикада танылган шәхес, телеканалның йөзе. Ул безнең якташ....
    631
    0
    0
Реклама