Яшел Үзән

1 март 2013 яңалыклары

  • 1 март 2013 - 09:51
    Республика ярышы призерлары
    23 февраль - Ватанны саклаучылар көнендә Татарстан янгын сүндерүчеләре авария-коткару эше осталыгында ярышты. Авариягә эләккән автомобильне ачарга, зыян күрүчеләрне чыгарырга һәм аларга беренче ярдәм күрсәтергә кирәк иде. Бу үзенчәлекле һәм катлаулы бәйге Алабуга шәһәрендә узды. Ярышның беренче этабында ТР буенча Яшел Үзән янгын сагы гарнизоны 8нче отрядының 53нче часте командасы...
    501
    0
    0
  • 1 март 2013 - 09:49
    Яшел Үзәндә кышкы олимпиада
    «Маяк» спорт комплексында беренче тапкыр республика мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасының финал ярышлары булып узды. Анда алар кышкы спорт төрләре буенча көч сынашты. Бөтен республикадан җыелган меңнән артык катнашучы чаңгы узышы, дартс, өстәл теннисы, шорт-трек, шахмат, аркан тартышу һәм башка спорт төрләре буенча җиңү яуларга тырышты. 45 район арасында Яшел Үзән районы...
    527
    0
    0
  • 1 март 2013 - 09:49
    Сабан туе көннәре билгеләнде
    26 февральдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов татар халкының көтеп алган бәйрәме - Сабан туен уздыру турында Указга кул куйды. Шуңа ярашлы рәвештә авыл җирлекләрендә һәм район үзәкләрендә быелгы бәйрәм июньнең 8е һәм 9ына туры килсә, зур шәһәрләр - Чаллы белән Түбән Камада ул 15 июньдә булачак. Ә башкала Сабан...
    393
    0
    0
  • 1 март 2013 - 09:48
    Бүләкләү
    Татарстан Республикасында хәрби-патриотик хәрәкәтне үстерүгә сизелерлек өлеш керткәннәре өчен, ябык типтагы Раифа 1нче махсус һөнәри училищесы офицер-тәрбиячеләре Ермяков Юрий Сергеевич, Ермяков Игорь Сергеевич «Татарстан Республикасы «РОСТО» төбәк оборона спорт-техник оешмасы (ДОСААФ)» иҗтимагый-дәүләт берләшмәсенең республика советы президиумы карары белән «Патриотизм өчен» билгесе белән бүләкләнделәр.
    0
    0
    0
Реклама