Яшел Үзән

20 февраль 2013 яңалыклары

  • 20 февраль 2013 - 12:17
    Акча үзебездә калсын
    РФ Дәүләт Думасы депутатлары яңа закон проектын тикшерәчәк. Әлеге закон түрәләргә акчасын чит ил банкларында саклауны тыя. Бу закон кабул ителгән очракта түрәнең үзенә генә түгел, аның гаилә әгъзаларына да кагылачак, димәк, миллионлаган сум акча үзебезнең илдә калачак.
    539
    0
    0
  • 20 февраль 2013 - 12:16
    Һәйкәл булачак
    Тукай һәйкәле урнашачак урын тәгаенләнде. Ул музей каршында булачак. Әлегә документлар әзерләнә. 26 апрельдә, Тукай туган көндә, шигырь бәйрәмнәре, төрле музыкаль кичәләр үтәчәк. Шулай ук һәйкәл буласы урынга истәлек ташы да куелу күздә тотыла, дип хәбәр итә Милли-мәдәни үзәк җитәкчесе Клара Мәрдән кызы Филиппова. Бүген мәдәни үзәктә 10 сәгатьтә чираттагы...
    527
    0
    0
  • 20 февраль 2013 - 12:15
    I урын да, II урын да – безнеке
    Идел буе федераль округының медицина һәм фармакология урта белем бирү учреждениеләренең өстәмә белем бирү бүлегендә информацион технологияләрне куллану буенча методик кулланмалар бәйгесендә Яшел Үзән медицина училищесы укытучысы Розалия Дусаева II урынга, ә фармакология номинациясе буенча I урынга лаек булды. Котлыйбыз!
    0
    0
    0
  • 20 февраль 2013 - 12:14
    Бүләкләүләр
    Татарстан Республикасы МЧС министрлыгының йомгаклау коллегиясендә Яшел Үзән муниципаль районында гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр буенча алып барылган эшкә уңай бәя куелып, «Горький исемендәге завод» ААҖның генераль директоры Р.Мистаховка һәм ЗПКБның генераль директоры В.Волковка ТР МЧС министрының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
    0
    0
    0
  • 20 февраль 2013 - 12:13
    Билгеләнүләр
    9 февральдән Яшел Үзән муниципаль районының Осиново авыл җирлеге башлыгы итеп Татьяна Владимировна Мельникова, 11 февральдән Яшел Үзән муниципаль районының башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары вазифасын бишкаручы итеп Сергей Геннадьевич Егоров, 28 гыйнвардан «Идел буе фанер-мебель комбинаты» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең генераль директоры итеп Михаил Леонидович Топушкин, 5 февральдән «Яшел Үзән...
    574
    0
    0
Реклама