Яшел Үзән

1 февраль 2013 яңалыклары

  • 1 февраль 2013 - 10:43
    Спортчылар җиңү яулап кайтты
    Күптән түгел Бөгелмәдә узган грек-рим көрәше буенча Татарстан беренчелегендә Яшел Үзән шәһәре көрәш мәктәбендә шөгыльләнүче спортчылар да катнашты. Аңа республиканың 12 шәһәреннән 100 көрәшче килгән иде. Әлеге мәртәбәле ярышта яшел үзәнлеләр сынатмады, лаеклы урыннар алды. Осипов Олег үз авырлыгы категориясендә I урын алса, Гарифуллин Руслан II урынга лаек булды. Ульянов...
    616
    0
    0
  • 1 февраль 2013 - 10:42
    Туристлар аеруча күп булачак
    Кремльдә ТР дәүләт киңәшчесе, «Яңарыш» фонды Попечительләр советы рәисе М.Шәймиев 2013 елда Зөя кала-утравында башкарыласы эшләргә багышланган киңәшмә уздырды. Быел монда башкарыласы эшләр аеруча зур әһәмияткә ия, чөнки республика Бөтендөнья студентлар уенын кабул итә һәм биредә туристлар саны бихисап булачак, шуңа күрә, хәзер биредә эшләр тулы куәтенә барачак. Быел утрауда...
    632
    0
    0
  • 1 февраль 2013 - 10:41
    НОРЛАТТА ЧИРАТ БЕТТЕ
    Авылларда саклык банкы аша нәрсәгәдер түләргә яисә акча алырга туры килсә, чират торып интегергә туры килә. Норлат җирле үзидарәсе, саклык банкына мөрәҗәгать итеп, шушы мәсьәләне хәл итүдә ярдәм сораган иде. Банк үзидарә советы бинасында ук үзенең яңа филиалын ачты. Өстәмә пункт булдырылгач, кеше, чират торып, вакытын сарыф итми хәзер. Норлат...
    726
    0
    0
  • 1 февраль 2013 - 10:39
    Фатирлы булачак
    Шәһәр башкарма комитеты Чернобыль һәлакәтен бетерүдә катнашкан В.Гурьяновны фатир алуга чиратка куйган: аңа дәүләт торак сертификаты бирелергә тиеш. Соңгы саннарының берсендә «В.К.» хәбәр иткәнчә, Чернобыль ветераны 39 квадрат метрлы торакта 6 кешелек гаиләсе белән яши. Чернобыль ветеранының торак шартларын яхшыртуын прокуратура контрольдә тота.
    799
    0
    0
  • 1 февраль 2013 - 10:38
    Салым күләме үзгәрә
    Киләсе елның 1 гыйнварыннан милеккә һәм җиргә салымны яңача түли башларбыз, мөгаен. Федераль салым хезмәте торакка кадастр бәясенең 0,1 ставкасыннан чыгып исәпләгән, торак булмаган биналарга - 0,5 процент ставкасыннан. Биналарның кадастр бәясе төбәкләрдә төрлечә. Зур булмаган һәм 3-4 кеше яшәгән фатир хуҗасына салымны күп түләргә туры килмәячәк, ләкин арендага бирү...
    695
    0
    0
  • 1 февраль 2013 - 10:37
    «Мин авылны сайлыйм»
    Олы Карагуҗа урта мәктәбе базасында «Мин авылны сайлыйм» фәнни-гамәли конференция булды. Республиканың бөтен төбәкләреннән килгән өлкән сыйныф укучылары конференциядә 12 тема буенча чыгыш ясады. Иң әйбәт доклад ясаган укучылар дипломнар белән бүләкләнде, аларга истәлекле бүләк тапшырылды. Бу хакта тулырак язма киләсе саннарның берсендә булачак.
    752
    0
    0
  • 1 февраль 2013 - 10:32
    Мактаулы исем
    Азык-төлек продукциясенең сыйфатына, аның куркынычсызлыгына дәүләт контролен тәэмин итүдәге, Татарстан Республикасы куллану базарында хокук бозуларны кисәтүдәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен, Татарстан Республикасының этил спирты, алкогольле продукция җитештерүгә, аның әйләнешенә һәм сыйфатына дәүләт контролен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау дәүләт инспекциясе хезмәткәре - Яшел Үзән территориаль органының контроль-инспекция...
    1
    0
    0
Реклама