Яшел Үзән

27 декабрь 2012 яңалыклары

  • 27 декабрь 2012 - 11:41
    Сессия була
    2012 елның 29 декабрендә 11 сәгатьтә Горький исемендәге мәдәният сараеның конференцияләр залында Яшел Үзән муниципаль район Советының чираттан тыш XXVI сессиясе була. Сессиядә даими комиссияләрнең хисаплары тикшереләчәк. 2013 елга Советның эш планы турында мәсьәлә каралачак.
    0
    0
    0
  • 27 декабрь 2012 - 11:34
    Булганнан бар да була
    Теләсә кайсы коллектив эшенең уңышы җитәкчедән тора. «Ак каен» ит эшкәртү предприятиесе директоры Тәлгать Хәйруллин хезмәте белән танышкач, моның шулай икәнлегенә тагын бер ышанасың. Предприятие башында грамоталы, гадел һәм тәртипле кеше торса, барысына да яхшы. Ул эш урынында тәртип ярата, эленке-салынкы йөргәнне күралмый, әмма бөтен яхшы башлангычны күтәреп ала. Монда...
    0
    0
    0
  • 27 декабрь 2012 - 11:10
    Тыныч йокла, улым!
    Майдан бирле, яраткан депутатыбыз Туфан Миңнуллин вафат булганнан соң, тынычлыгым югалды, еш кына искә алып утырам мин милләт өчен янып-көеп яшәүче хөрмәтле затны. Туфан шулкадәр кызу канлы, гаделсезлек күргәндә кызып китә торган иде. Татар дигәндә ул бөтен каршылыкларны үтәргә әзер булды. Шуңа күрә йөрәге дә тиз тузды, дип әйтәсе килә....
    1158
    0
    0
  • 27 декабрь 2012 - 11:09
    «Казларыгыз – симез, кызларыгыз матур булсын!»
    Яке төбәге халкы үзенең тырышлыгы, уңганлыгы белән генә түгел, гореф-гадәтләрне һәм йолаларны саклап калуы белән дә гаҗәпләндерә һәм сокландыра безне. Быел, кар яумау сәбәпле, каз өмәләре соңгарак калды, әмма ничек кенә узды әле! Авылда күркә, үрдәк, каз асраучылар шактый. Мәсәлән, быел Әмир Мостафин гаиләсе 40 баш каз тәрбияләп үстерде. Илнур...
    721
    0
    0
  • 27 декабрь 2012 - 10:54
    Йолдыз кабынганда
    Яшел Үзән кызы Динә Гарипова, 1нче каналда яшь талантларны барлау һәм ачыклау максатыннан үткәрелгән «Голос» телепроектында катнашып, кыска гына вакыт эчендә үзенең искиткеч сихри тавышы белән бөтен Россия халкының мәхәббәтен яулады. 6 яшеннән Горький исемендәге мәдәният сараенда эшләп килүче «Золотой микрофон» җыр театрында шөгыльләнүче Динәне Яшел Үзән халкы яхшы белә:...
    691
    0
    0
  • 27 декабрь 2012 - 10:47
    Мәңгегә хуш, чынбарлык ел – тыелгысыз китәсең һәм синбезне шактый моңлы озатучы итәсең
    2012 елда Яшел Үзәнгә шәһәр статусы бирелүгә 80 ел тулды. Ел дәвамында мәгариф, мәдәният, социаль тармакта барган мөһим вакыйгалар шушы зур һәм күркәм датага бәйле иде. Юбилей елында йөзләрчә сугыш ветераны фатир алу бәхетенә иреште. Берничә авылда сабыйлар бакчага йөри башлады һәм шәһәрдә тагын бер бинаны балалар бакчасы итеп үзгәртеп...
    634
    0
    0
  • 27 декабрь 2012 - 10:38
    Александр Тыгин чиновникларны халыкка якынрак булырга чакырды
    Уңыш, халыкның яшәү сыйфаты, шәһәр һәм районда яшәүчеләрнең муниципалитет җитәкчелегенә хөрмәте, район җитәкчелегенең халык белән үзара аңлашып эшләвеннән тора. Ә үзара аңлашуның төрле формалары бар хәзер. Менә алар: 1. Халык контроле. ТР Президенты башлангычы белән ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы эшләтеп җибәргән «Халык контроле» сайтында һәркем мөрәҗәгать итә ала: ул...
    865
    0
    0
Реклама