Көрәшеп яшәү татарның канына сеңгән. Мәйданда да ул көрәшә, тормышта да, ниндидер уңышларга ирешү өчен, тырышырга туры килә. Яшел Үзән шәһәрендәге балалар-яшүсмерләр спорт көрәше мәктәбендә шөгыльләнүче яшь спортчылар турында бары шуны әйтеп була.
Ярышалар, көне-төне спорт серләренә төшенәләр, җиңәләр, җиңелсәләр дә икенче җиңүгә шуның белән нигез салалар. Шундыйлардан Алмаз Әхмәтҗанов...