Яшел Үзән

24 август 2012 яңалыклары

  • 24 август 2012 - 04:23
    җәмәгать Советы кабул итә
    28 августта муниципаль районның Җәмәгать советы әгъзасы Горький исемендәге мәдәният сараеның ветераннар советы бүлмәсендә 17дән 18 сәгатькә кадәр халыкны кабул итә. Шулай ук бу вакыт аралыгында 4-05-35 номеры белән дә элемтәгә керергә мөмкин.
    0
    0
    0
  • 24 август 2012 - 04:22
    Иске мәчеттә
    Мулла Илендә Ураза гаетен быел иске мәчеттә зурлап үткәргәннәр. Дөрес, иске мәчет бинасы бик таушалган булганга күрә, аңа Марат Гарифулла улы Балаков ярдәме белән шактый гына ремонт ясалган: идәннәрен һәм фундаментны рәтләгәннәр. Иске мәчетне ремонтлап өлгерерләрме дип, авыл халкы бик борчылса да, җитез егетләр бөтен эшне дә җай белән тиз...
    758
    0
    0
  • 24 август 2012 - 04:22
    Башлык рәхмәтле
    Хәзер кемдер китереп биргәнне көтеп ятар чак түгел. Моны авыл халкы күптән аңлады инде. Олы Шырдан авылында түбән очтан мәчеткә кадәр таш юл салынды. Төзелеш материалларына акчаны бөтен авыл белән җыйдылар. Ислам Закиров та авылдашларына транспорт белән ярдәм итте. Идея бирүчеләргә, бу игелекле эштә катнашучы барлык авылдашларына авыл җирлеге башлыгы...
    692
    0
    0
  • 24 август 2012 - 04:21
    Яһүдләр дә кызыксына
    Узган атнада Еврей автоном өлкәсе вәкилләре районыбыз авыл хуҗалыкларында булды. Өлкәнең хөкүмәт рәисе урынбасары Л.Петухов җитәкчелегендәге делегация Зур Ключидә Маръяров гаилә фермасында булып - күркәләр үрчетү, «Майский» агрокомбинатында - бакча җиләген үстерү, Олы Якедә яшелчә үстерү серләре белән танышты.
    686
    0
    0
  • 24 август 2012 - 04:21
    Күпер булачак
    Казан - Мәскәү тимер юлының «переезд» дип аталган Яшел Үзән җирендә тимер юл линиясе өстеннән күпер төзеләчәк. Бу хакта моннан 1-2 ел элек сөйли башлаганнар иде. Хәзер күпер төзү турындагы мәсьәлә Мәскәүдә тикшерелә. Аның якынча бәясе - бер миллиард сум. Күпернең тимер конструкцияләрен Горький исемендәге завод җитештерәчәк.
    691
    0
    0
  • 24 август 2012 - 04:19
    Аның белән горурланабаз
    Яшел Үзән шәһәрендә озак еллардан бирле табиб-онколог булып эшләүче Нажия Шәйхелисламова «Россиянең иң яхшы кешеләре» энциклопедиясенә кертелде. Наҗия Шәрәповна шәһәр һәм районда авыруларны дәвалауга зур өлеш керткән табибларның берсе. Ул - йөзләрчә авыру хатын-кызларыбызны үлем тырнагыннан алып калган белгеч.
    703
    0
    0
  • 24 август 2012 - 04:18
    Декларация бирергә онытмагыз
    Спиртлы эчемлек җитештерүчеләргә һәм шулай аны ваклап сатучыларга кануннарны һаман үзгәртеп, катгыйландырып торалар. Шуның белән бу өлкәдә тәртип тә урнаштыру күздә тотыла, әлбәттә ки. Менә хәзер декларация бирү срогы да билгеләү турында карар гамәлгә керә. Россия Хөкүмәтенең «Спиртлы эчемлекләр әйләнеше һәм куллану турында декларация бирү турында» кагыйдәсе бу елның 9...
    668
    0
    0
Реклама