Яшел Үзән

23 август 2012 яңалыклары

  • 23 август 2012 - 11:41
    яшел үзәннең 80 еллыгына
    ЯШЕЛ ҮЗӘН (җыр) Яшел Үзән - безнең туган як ул, Көлеп тора яшел капкалар. Яшел таудан салкын чишмә чылтырый, Кирәк түгел шуннан башкалар. Күреп була минем күзләремнән Сагынудан озак түзгәнне. Килдем җәйге таңда синең белән Сәламләргә Яшел Үзәнне. Яшел Үзән - яшьлек билгесе ул, Гомерләрнең яшел дәвамы. Арттырамын монда шатлыгымны,...
    522
    0
    0
  • 23 август 2012 - 11:39
    Педагогикага милләт кирәкме?
    Педагогика - барыбыз өчен дә бер мәгънәгә ия аңлаешлы төшенчә кебек. Ләкин, ни генә әйтсәк тә, һәр илнең, һәр төбәкнең, кыскасы, һәр дәүләтнең әйдәп баручы үз педагогикасы барлыгын беләбез. Шул җирлектә яшәүче яшен-картын башта мәктәпләрдә, аннары, үзләштерелгән белемнәрнең нинди дәрәҗәдә булуына карап, һәр граждан үз теләге буенча белемгә омтыла. Бусы...
    426
    0
    0
  • 23 август 2012 - 11:30
    Яшел Үзән – Җир йөзендә иң матур шәһәр
    Яшел Үзәнгә 1932 елның 10 мартында, ВЦИК карарына ярашлы рәвештә, шәһәр статусы бирелә һәм ул быел 80 еллык юбилеен бәйрәм итә. Юбилей датасына багышланган бөтен төр чаралар муниципаль район башлыгының 2012 елның 25 июнендә кабул ителгән «Яшел Үзәннең Шәһәр көненә багышланган чараларны әзерләү һәм үткәрү турында» 02-92нче карарын үтәү йөзеннән...
    388
    0
    0
  • 23 август 2012 - 04:49
    Беренче сәфәр
    Мин, «Ватаным Татарстан» газетасының (ул чагында «Социалистик Татарстан» дип йөртелә иде) үз хәбәрчесе булып эшли башлагач та, партиянең Яшел Үзән шәһәр комитетының беренче секретаре Габдуллин янында булдым. Ул чагында Советлар илендә коммунистлар партиясенең чәчәк аткан вакыты иде. - Салих Галимҗанович, газетаның үз хәбәрчесе буларак, беренче эш көнемне Сезнең районнан башларга...
    557
    0
    0
  • 23 август 2012 - 04:44
    Горькийлылар спортны ярата
    Безнең заводта спорт белән шөгыльләнү массалы төс алды, шәһәр, республика турнирларында һәм спартакиадаларында көннән-көн күбрәк кеше катнаша. Гомумән алганда, сәламәтләндерү программасы завод җитәкчелеге, профком ярдәмендә тормышка ашырыла һәм ул коллективны берләштерүгә юнәлтелгән, ә бу, үз чиратында, спорт мәйданнарында гына түгел, производствода да яңадан-яңа уңышларга ирешүгә юл ача. Физкультурачылар көнендә бәйрәмне...
    341
    0
    0
  • 23 август 2012 - 04:42
    330 сәгать мәҗбүри эшләтәчәкләр
    Яшел Үзән шәһәр суды 1973 елгы Камалиевка (фамилиясе үзгәртелде) карата, Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 228нче статьясының 1нче бүлегенә ярашлы рәвештә, наркотик матдәләрнең законсыз әйләнешенә кагылышлы гаепләү карары чыгарды. Мондый карар гадәттә үзең өчен генә, ягъни сату өчен түгел, зур күләмдә наркотик саклаучыларга карата чыгарыла. Суд карарына караганда, Камалиев 2012 елның...
    458
    0
    0
  • 23 август 2012 - 04:41
    Бурычлы булып калмаслар
    Районда, авыл хуҗалыгын һәм азык-төлек җитештерү тармагын үстерү өчен, 21 августка алынган мәгълүматларга караганда, 39 миллион сумга 265 кредит бирелгән, бу узган елгы дәрәҗәдән 35 кредитка күбрәк. Болар хакында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Таһир Җиһаншин җитәкчеләр киңәшмәсендә хәбәр итте. Предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләренең атна саен була торган...
    460
    0
    0
  • 23 август 2012 - 04:36
    Ремонт 1 сентябрьгә төгәлләнергә тиеш
    Шәһәр һәм районның 15 гомумбелем бирү мәктәбе республиканың 2014 елга кадәр дәвам итәчәк капиталь ремонт программасына кертелгән иде. Шәһәрнең 3, 5нче гимназияләрендә, Зөя урта (станциядә), Ходяш башлангыч мәктәбендә капиталь ремонтка быел тотындылар. Мәгариф идарәсендә әйтүләренчә, ремонт, гомумән алганда, байтак мәктәпкә кирәк, чөнки 70-80 еллардан бирле гомуми белем бирү учреждениеләрендә капиталь...
    498
    0
    0
  • 23 август 2012 - 04:30
    Баланы мәктәпкә әзерлибез
    1 сентябрь якынлашканда мәктәп яшендәге баласы булган гаиләләрдә малайны яисә кызны укырга барырга әзерләү кебек күңелле мәшәкатьләр башлана. Әти-әни балага, өс киеме белән беррәттән, китап-дәфтәр, канцелярия кирәк-яраклары сатып ала. Комсомоллар урамында урнашкан китап кибете директоры В.Өметбаева әйтүенә караганда, якынча бер ай - 15 августтан 15 сентябрьгә кадәр кибетләрдә баласын иярткән...
    423
    0
    0
  • 23 август 2012 - 04:30
    Су булмаячак
    Шәһәребезнең көнбатыш тарафында планлы рәвештә 24 августның 22 сәгатеннән 25 августның 18 сәгатенә чаклы суны туктатачаклар. Кыенлыклар килеп чыкмасын өчен су запасы тутырып калдырырга онытмагыз.
    400
    0
    0
  • 23 август 2012 - 04:29
    «ТАТМЕДИА» кыскартылды
    Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә дәүләт идарәсе мәсьәләләре функцияләрен ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы башкарачак. ТР Президенты Указы нигезендә Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары структураларын камилләштерү максатыннан «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы кыскартылды. Аның матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә дәүләт идарәсе мәсьәләләре буенча функцияләре ТР Мәгълүматлаштыру...
    404
    0
    0
  • 23 август 2012 - 04:27
    «Белем җәүһәрләре»
    «Белем җәүһәрләре» Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесенә гаризаларны тапшыру өчен 1 ай вакыт калып бара. «Белем җәүһәрләре» Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе татар телендә ясалган, мәгариф һәм мәдәният өлкәсе белән бәйле интернет-ресурсларны барлау, аларны популярлаштыру, әлеге интернет-ресурс авторларына ярдәм күрсәтү максатыннан үткәрелеп килә. Бәйгенең «туган көне» булып 2010 елның 5 феврале (иң беренче бәйге...
    482
    0
    0
  • 23 август 2012 - 04:27
    КӨЗГЕ ЧӘЧҮ БАШЛАНДЫ
    Район хуҗалыклары көзге чәчүгә әзерләнгән басуларда эшкә кереште. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең әйдәп баручы белгече Ш.Шәрипов әйтүенчә, бүгенге көндә 2200 гектар җирдә көзге культуралар чәчелгән инде.
    399
    0
    0
  • 23 август 2012 - 04:24
    Яшел Үзән бүләкләнде
    Республиканың иң төзек шәһәрләре - Чаллы, Бөгелмә, Зәй, Минзәлә, Мамадыш. Ә иң төзек авыл - Зәй районындагы Якты күл авылы. Бу республикада узган иң төзек торак пункты исеменә уздырылган бәйге нәтиҗәсе. Яшел Үзән дә читтә калмады. Безнең шәһәр тарихи-архитектура мирасын саклап калган өчен махсус приз белән бүләкләнде, Дипломга лаек булды.
    406
    0
    0
Реклама